Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нельсон Манделага 90 яшь тула


Африкада Апартеидка каршы көрәш алып барган, Африканың танылган сәясәтчесе Нельсон Мандела бүген 90 яшьлек бәйрәмен билгеп үтә. Ул - Нобель тынычлык бүләге лауреаты, беренче кара тәнле президент булган.
Дөнья илләре җитәкчеләре аңа рәсми котлаулар җибәрде.

Бүген Мандела журналистлар белән очрашуда 90 яшькә җитүенә, һаман да исән булуына бәхетле булуын әйткән.

Мандела үзенең хокук яклау эшчәнлеге өчен 27 ел төрмәдә үткәргән булган, аннан чыккач ул, кара тәнле халыкларның хокукларын яклау эшен дәвам иткән, 1994 елда Көньяк Африка Республикасы президенты булып сайланган.
XS
SM
MD
LG