Accessibility links

Ике милләт бер илгә сыймый


Көнбатыш мәгълүмат чаралары Бельгия таркалырга мөмкин дип яза. Ике милләт вәкилләре яшәгән бу Европа илендә каршылыклар арта.

Бельгиянең төньягында - фламаннар яшәгән Фландриядә халыкның 60% гомер кичерә. Икьтисади яктан да бу үсеш алган як, чөнки барлык сәнәгать өлкәсе, диңгез портлары шушы төньякка туры килә. Һәм шул сәбәпле фламаннар үзләренә күбрәк бәйсезлек сорый. Ник дигәндә, көньякта гомер кичерүче француз телендә сөйләшүче валлоннарда эшсезлек хөкем сөрә һәм фламаннар үз табышлары белән бүлешергә теләми.

Фламаннар һәм валлоннар арасында уртак бер килешү булдыру Бельгиянең март аенда төзелгән хөкүмәте, ягъни премьер-министры Ива Летермга йөкләтелгән иде. Аңа кадәр Бельгия уртак бер фикергә килә алмау сәбәпле, 9 ай буе хөкүмәтсез яшәде.

Бельгия премьер-министры Ива Летерм
Ләкин премьер-министр Летерм 15 июльгә кадәр Валлония һәм Фландрия арасындагы киеренкелекне бетерә алмады һәм патшадан эштән җибәрүне соравы да шул нисбәттән.

Ләкин Бельгия патшасы Альберт II хөкүмәтне таратмау турында белдерде һәм сөйләшүләрне дәвам итү кирәклеген ассызыклады. Ул ике арада дуслык урнаштыру өчен Бельгиядәге шактый танылган 3 сәясәтчене дә җәлеп итте. Һәм 31 июльгә кадәр алар инде патшага илне бердәм итеп саклап калу юлларын тәкъдим итәргә тиешләр. Әмма белгечләр бу эш көзгә хәтле сузылыр дип фаразлый.

Көнбатыш матбугат чаралары Бельгияне якын киләчәктә таркалу көтә дип яза. Чөнки фламаннар һәм валлоннарның уртак бер фикергә килүенә күпләр шикләнә.

Ә таркалу исә күп проблемалар тудырачак. Монда фламаннар һәм валлоннар арасында җирләрне бүлү генә түгел, ә НАТО штаб-фатиры һәм башка халыкара оешмалар урнашкан Брюссельнең статусын билгеләү мәсьәләсе, шулай ук илчелекләрне, дәүләт бурычларын түләүне бүлү һәм башка проблемалар уртага килеп басачак.
XS
SM
MD
LG