АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Иран үзенең атом эшчәнлеген туктату өчен бирелгән вакыттан чыкса, аңа каршы яңа чикләүләр булачак диде.
Райс Иранны вакыт сузу ысулын куллануда гаепләде һәм Тәһран атом эшчәнлеген туктату өчен кызыксындыру тәкъдимнәренә 2 атна эчендә җитди җавап бирергә тиеш диде.
Бу Вашингтон Иранга карата сәясәтен үзгәртеп шимбә көнне Иран белән башка илләр арасындагы атом сөйләшүләренә үзенең югары дипломатын җибәргәннән соң Райсның Иран турында беренче белдерүе булды.
Райс моны Абу Дабига барышлый әйтте. Анда дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернс Райска Женевада үткән ул сөйләшүләр турында хисап бирәчәк.