Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швециядән татар моңы


Гөлүзә Зыятдинова
Гөлүзә Зыятдинова

12 ел тормышын Швециядә яшәгән Гөлүзә Зыятдинованың татар җырлары туплаган җыентыгы чыкты.

Татарстаннан читтә Швеция илендә дә татар моңын саклап, аннан көч алып яшәүче Гөлүзә Зыятдинованың шушы көннәрдә яңа дискы дөнья күрде. Ул аны “Оскар-рекордс” студиясендә чыгарган. Гомере буе иҗат белән шөгыльләнгән, заманында Чаллыдагы "Болгар" дәүләт җыр-бию ансамблендә җырлаган, аннары 90нчы елларда Салават белән чыгышлар ясаган Гөлүзә ханымның күңелендә бер минутка да милли моң сүнми икән.

“Әлбәттә һәрбер җырчы үзенең дискын булдырырга тели. Бу вакыйга минем өчен бер зур истәлек тә, зур бүләк тә. Татарстаннан читтә татар моңнарын саклап калырга телим. Әлеге дискымны мин Татарстанда, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләрем өчен Швециядән бүләк итеп чыгарасым килде", ди Гөлүзә Зыятдинова.
Дискның “эчке ашханәсенә” күз салсак, Гөлүзә ханым һәрвакыт җырларның эчтәлегенә игътибар итә икән. Сүзләрнең мәгънәле булуын тели. Көйләргә килгәндә, элек композитор дуслары җырларын җырлаган. Бу дискка кергән җырларга килгәндә, үткән ел Резеда Ахиярова аңа үзенең җырын тәкъдим иткән. Шулай ук Рәшит Кәлимуллин, Сәйяр Хәбибуллин, Ринат Гөбәйдуллин көй язган җырларны да башкарган. Үзе дә ике җырга көй чыгарган. Моңа хәтле Гөлүзә Зыятдинованың җырга көй язганы булмаган.

"Чит илдә яшәгәч, минем өчен авырлыклар күп туа. Үз иҗат җимешемне концертлар куеп тарату мөмкинлеге юк. Дискларның бер өлешен туган ягым - Чаллы якларына җибәрәм, мөмкин кадәрен милләттәшләремә Финляндиягә, Швециягә алып китәм. Калганнарын Казанда “Оскар-рекордс” рекламлаячак. Ә Финляндиядә анда-санда кичәләр, очрашулар оештырганда якын кешеләремә бүләк итәчәкмен", диде Гөлүзә Зыятдинова дискны тарату нечкәлекләре турында.
Диск “Швециядән татар моңнары” дип атала. Баш исеменең дә үз тарихы бар икән. 1994-95 елларда Гөлүзә Зыятдинова “Килми калмам” дип исемләнгән кассета чыгарган да, ике айдан Швециягә китеп барган. Шуңа күрә бу дискны “Кил үзең” яки “Кил безнең якларга үзең” дип тә исемләргә теләгән икән. Әмма “Швециядән татар моңнары” исемен тормыш иптәше Түркәр Соуккан тәкъдим иткән:
“Гөлүзәне элек Чаллы якларында белә иделәр. Ләкин 12 ел вакыт үтте, яңа буын килде. Кешене җәлеп итәр өчен дискның исемен шулай атарга булдык. Швециядә дә татар җырчысы бар икән дип уйлап, кызыксынсыннар дидем”, ди Түркәр Соуккан дискның чыгуы белән горурланып.
Гөлүзә Зыятдинова алга таба да иҗатын дәвам итәргә, җырлар яздырырга, көйләр язарга ниятли.Үзе белән берничә җыр алып китә, Швециядә аларга аранжировка ясатырга тели.
XS
SM
MD
LG