Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Косовоның танылуына ярдам итәчәген белдерә


АКШ президенты Джодж Буш Косово президентына һәм премьер-министрына тагын да күбрәк илләрне Косово белән дипломатик мөнәсәбәтләр корырга үгетлиячәген белдерде.

Ул моны Ак Йортта Фатмир Сеждиу һәм Һашим Тачи белән очрашуда әйтте.

Сеждиу Косово азчылыкларга аерым хөрмәт белән караучы демократик ил булачак диде.

Косово февраль аенда Сербиядән бәйсезлек игълан итте. Инде 40-лап ил, шул исәптән Европа Берлегенең 20 әгъзасы Косовоны бәйсез ил буларак таныды.

XS
SM
MD
LG