Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевнең хыялы - 2012 ел


Русия телевидениясенең "Вести" програмына Татарстан президенты хакимияттә 2012 елга кадәр калырга теләвенә ишарә итте.

"Минем хыял - бар нәрсәне дә бер ел алдан ук әзерләп кую", диде Шәймиев 2013 елгы Универсиада өчен төзергә кирәк корылмаларны сафка кертү турында. Студентларның халыкара спорт уеннары тагын биш елдан Казанда узарга тиеш.

"Әлбәттә, без Олимпия авылын да, әлегә булмаган спорт сарайларын да, стадионнарны да төзиячәкбез", ди Татарстан президенты, һәм "федерал үзәк катнашында моңа ирешү бик мөмкин", дип өстәп куя.

Миңтимер Шәймиевнең чираттагы президент мөтдәте 2010 елда тәмамлана. Моңа кадәр ул өч мәртәбә халык тарафыннан сайланып, 2005 тә Русия президенты фәрманы нигезендә билгеләнгән иде. Ягъни формаль яктан караганда, Универсиада ачылган вакытка Шәймиев инде президент булмаячак - ул Татарстанга 20 елга якын җитәкчелек итә.

1989 елда сугару эшләре министры Шәймиев Татарстан коммунистларының башлыгы итеп билгеләнә, тагын бер елдан соң Югары Шура (парламент) рәисе итеп сайлана, ниһаять 1991 дә Татарстанның тәүге һәм әлегә бердәнбер президенты урынын яулый.

Берничә ел элек Миңтимер Шәймиев "Азатлык" радиосына "мин Татарстан белән 70 яшьлек президентның җитәкчелек итүен теләмәс идем", дип белдергән иде. Шушы яшьне ул үзе былтыр гыйнварда тутырды.

Әмма "Вести" програмына хәзер Шәймиев Татарстан өчен генә түгел, бар Русия өчен дә мөһим сынау булачак Универсиадага әзерлекне үзенең шәхси бер бурычы итеп сүрәтли.

Моны Татарстан президенты шулай итеп Мәскәүгә ишарә ясый дип тә аңларга була. Универсиадага кадәр хакимияттә Шәймиев үзе булмаса да, үз командасының калуын тели ала. Моның өчен шартлар юк түгел - беренчедән, алда чыннан да зур эшләр тора, Универсиаданы лаеклы үткәрүне аны Казанга алу өчен бар көчен салган кешеләргә тапшыру мантыйк ягыннан караганда аңлашыла.

Икенчедән, Шәймиев бу ишарәсен үзе өчен уңай сәяси шартларда ясый - аның төп көндәше саналган Камил Исхаков әле генә ярыш мәйданыннан китте. Дмитрий Медведев аны Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы даими вәкиле итеп билгеләде.

Камил Исхаков "Азатлык" радиосына кире кайтырга җыенуын ишарәләсә дә, Шәймиев бу вакытны Универсиада, ягъни 2012-2013 еллар белән чикләп куярга тели ала.

Бу әле шактый зур акча да - уеннарның рәсми бюдҗеты гына да 600 миллион евродан артык. Универсиада өчен Казанда барлыгы 48 спорт корылмасы булачак, моңардан тыш Шәймиев "тар урамнарны киңәйтәчәкбез, метроны да тизләтеп төзиәчәкбез, ... ә һава аланын асылда өр-яңадан корырга кирәк булачак", дип белдерә.

Татарстан җитәкчесе боларның барысын да "Вести" програмына сөйләгәндә Русия президенты Медведев үзенең Идел бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота белән очрашты. Нигездә ябык булган шушы сөйләшүнең ачык өлешендә Татарстан уңай яктан телгә алынды. Медведев анда торак төзелеше барышының югары булуын билгеләп үтте.
XS
SM
MD
LG