Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават сәхнәдән китә


Янәсе, Салаватның август аенда узачак юбилей концерты 20-нчесе соңгысы булачак.

Салават журналистлар очрашуында “20 яшь юбилей түгел, түгәрәк дата гына” дип әйтсә дә, бу тамашалар татар халкы өчен күп елларга истә калырга ошаган. Чөнки шушы концертлары белән Салават җырчы һөнәренә нокта куярга уйлый. “Җырламадык түгел, җырладык. Инде хәзер горур итеп сәхнәдән китсәм дә ярый. Җырлау - минем төп эшем булса да, башка мөһим эшләрем дә бар”, дип яңалык җиткерде Салават журналистларга.
Һәр елдагыча, быел да мәдәни чаралар аз булган август аенда Казанда Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концертлары булачак. Соңгы берничә елда бу концертлар Казанның “Уникс” концертлар залында үткәрелсә, быелгы юбилей тамашасы исә Камал театры бинасында узачак. Салават быелгы концерт программасы белән дә таныштырып китте. “Быелгы концертның яңалыгы искелектән торачак. Ягъни мин бик күп иске җырларымны башкарачакмын. Чөнки алар кеше күңелендә калган, үзем дә яратып тыңлыйм", дип сөйләде ул.

Салават, Шайтан һәм Фәрештә

Концерт һәр кешенең күңелендә көрәшеп яшәүче ике көч - начарлыкка өндәп торган Шайтан һәм яхшы ниятләргә чакырган Фәрештә образлары белән үрелеп барачак. Фәрештә образында Ядкарь Хәбибуллин, шайтан образында тышкы кыяфәте белән Салаватка охшаган Таһир Гайнуллин булачак. Мондый образлар белән Салават дингә реклам ясарга телим, ди. “Динне белмәгән татар булырга тиеш түгел. Без барыбыз да ул юлга басарга тиеш”, дип аңлатты җырчы.
Ә Үзегез дин тота башларга уйламыйсызмы дигән сорауга да, Салават: “Мин аңа әзерләнәм. Кеше хәтта тугач та үлергә әзерләнергә тиеш. Кеше сыман үлә белергә дә кирәк”, диде. Бу сүзләрне ул, бер очтан ул никахсыз туган Буа малае турындагы сүзләрнең “сары” матбугат гайбәте генә булуын исбатлар өчен дә әйткәндер бәлки. Чөнки журналистлар белән очрашуны да Салават “җилдән туган” бала турындагы гайбәтләрнең дөрес түгел дигән мәгълүматтан башлады.

"Барс-медиа" чүплиме
20 ел сәхнә тормышы белән яшәсә дә Салават: “Мин үземне йолдызга санамыйм. Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән үземне чагыштырмыйм да”, ди.

Шулай ук ул үзенең бүгенге татар эстрадасының сыйфаты белән канәгать булмавын белдерде. “Хәзер эстрадада 700 дән артык йолдыз бар. Әйтерсең лә һавадагы барлык йолдызлар җиргә төшкән”, ди. Ул “Барс-медиа” компаниясе 2 көнлек җырчылар чыгарып, эстраданы “чүпли” дип саный.
“Барысы да “Барс-медиа” компаниясен белә. Мин алар белән эшлим, без аның белән көрәшче түгел, без -көндәшче. Маратны кайбер эшләрне беренче эшли башлаганы өчен ачуланалар. Ләкин ул җырчыларны алдый дип саныйм мин”, ди Салават.
Очрашуга килгән журналист Римзил Вәлиев исә сорауны кабыргасы белән куйды:
“Барс-медиа” синең дә, Хәниянең дә, Әлфиянең дә җырларын дискка бастыра бит. Барысы 50 миллион татар дискы чыгарган. Бу эстраданы үстерүгә генә илтмиме соң? Бу сорауга җавап итеп, Салават үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ул үзе дә продюссерлык үзәге ачарга уйлый икән. Анда Салават үзенең шәкертләрен, дусларын, чын артистларны танытачак.

Өлгерләр дә бар
Ә менә күптәннән чынга ашырырга хыялланып йөргән идеясен башкалар тормышка ашырып та өлгергәннәр икән. Салават “Тәртип FM” кебек халык яраткан, чын милли җырларны уйнаткан милли радио ачырга теләгән булган. Әмма әлегә яңа радио аны үз ниятләреннән кире кайтармый.
Салават, үзе әйтмешли, җырчы карьерасындагы соңгы концертының серләрен ачып бетермәде, моның белән генә сюрпризлар бетмәячәк, ди. Тамашачы яратып өлгергән җырлардан башка, 12 өр-яңа җыр да башкарылачак.
XS
SM
MD
LG