Accessibility links

Салават - “Әйбәт гайбәт...”. Ә авыл?


“Безнең гәҗит” бүгенге көндә авылда яшәүчеләрне геройлар, дип атый
“Безнең гәҗит” бүгенге көндә авылда яшәүчеләрне геройлар, дип атый

Чәршәмбе көнне таралачак “Безнең гәҗит” шоу-бизнес йолдызларын сүгеп, авыл кешесен мактап яза.

Чыганакта август аенда булачак Салават концертлары алдыннан матбугатта имеш-мимеш күпертелүе искәртелә. “Шау-шулы Салават” дип аталган язма шуны яза. Бу мәкалә Azatliq.org сәхифәсенә нигезләнеп язылган. Азатлыкның башка хәбәрләрен дә шул газетадан да кулга тотып даими укып барып була.

“Әйбәт гайбәт...” исеме белән Бөгелмәдәге Вәсилә Арсланова мәкаләсе дә басылган. Сүз экраннардан югалган шул исемдәге тансык тапшыру турында түгел. Сүзе татар сәхнәсе йолдызлары турында. Арсланова: “Әйләнә-тирәдә, җәмгыятебездә эч пошыргыч күренешләр тәмам чиктән ашты. Әлеге дә баягы гел бер нәрсәгә тап буласың. Нәрсәгә дисезме? Телевизордан карасаң да, газета битләрен укый башласаң да, гел бер нәрсә – артистлар тормышы, гаилә язмышы бәян ителә. Бу хәлләр безне, гади халыкны, туйдыра, ялыктыра, күңелне болгата бит инде. Артистларны болай да үтәли күрәбез”, дип яза.

“Тамашачылар арасында хөрмәтле дәүләт җитәкчеләребез дә булгалый, оят, билләһи, алар алдында. Сәхнә ул - тамашачы өчен тәрбияви урын, ә артистлар исә яшьләргә өлге булырга тиеш.

Артист халкының хезмәте белән генә тормыш бармый, ул мавыктыргыч ял итү, күңел ачу мизгеле генә булып калырга тиеш. Гади авыл кешесенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турындагы язмалар кызыклы, кирәкле һәм кадерлерәк булыр иде, дип уйлыйм мин”, дип яза автор.

Автор санавынча, авыл - ул яшәешебезнең чишмә башы, ансыз тормыш юк. “Икмәк, ит-сөт, җиләк-җимеш, яшелчә каян килер безнең табыннарга авыл булмаса?! Анда яшәүчеләр алны-ялны белми тир түгеп эшләсә дә, чын, ихлас, эчкерсез, гадел, тугърылыклы. Рус телебез чамалы гына булса да, без үскән чорда гына да авыллардан күпме фән эшлеклеләре чыкты. Тырышлыклары белән өстен алар”. Шуңа күрә, бүгенге көндә авылда яшәүчеләрне “Безнең гәҗит” геройлар дип атый.

XS
SM
MD
LG