Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранлылар хиҗаплы спортчыларны күрә алырмы?


Пекиндагы Олимпиядага санаулы көннәр калганда, Иран хакимияте бәйгеләрдә катнашкан ил хатын-кызларын телевидениедән күрсәтү-күрсәтмәү мәсьәләсе белән мәшгуль.

Төрле илләрдә спорт ярышларында катнашкан Иран хатын-кызларын, дини тәртипләр тыю сәбәпле, телевидениедән күрсәтү тыела иде. Ләкин хакимият бу юлы, ягъни Пекинда узачак Олимпия уеннарында, әлеге сәясәтне йомшартырга җыена кебек.

Иран дәүләт телевидениесендә спорт тапшыруларын алып баручы хәбәрчеләр киләсе атнада хакимияттән хатын-кызлар ярышларын күрсәтүгә рөхсәт сорыячак.

Пекиндагы җәйге Олимпия уеннарында катнашу өчен Ираннан 53 спортчы бара. Аларның өчесе хатын-кыз. Бу хатын-кызлар тэквондо, җәядән ук ату һәм көймә узышы ярышларында катнашачак.

Ирандагы спорт сөючеләр үз илләреннән катнашкан барлык кешене дә телевидениедән күрергә өметләнә. Ләкин хиҗап кимәгән хатын-кызлар ярышларын телевидениедән күрсәтелүенә Ирандагы дини башлыклар рөхсәт итәрме?

Әлеге сорау Тәһрандагы спорт белгече Фатыйма Сепанҗадинене дә борчуга сала. Ул Ирандагы мәгълүмат чараларының спортчы хатын-кызларны күрсәтмәвенә тәнкыйть белдерә.

"Бәйгеләрдә катнашкан хатын-кызлар да күрсәтелергә тиеш. Алар тәртип бозмый һәм ярышларда катнашырга рөхсәт ителгән. Шулай булгач ни өчен аларны телевидениедән күрсәтмәскә? Әлбәттә, алар бөтен дөнья мәгълүмат чараларында күрсәтеләчәк, ә безнең илдә - юк. Ни өчен аларны башка илләр карый алганда, без аннан мәхрум калырга тиеш", ди Сепанҗадинене.

Иранда хатын-кызларга спорт чараларында катнашу тыелмый. Ләкин тәнгә ябышып тормаган һәм дини таләпләргә туры килгән кием кию шарт. Шуның өчен Иран хатын-кызларына йөзү кебек ярышларда катнашу мөмкинчелеге юк. Алар яулык һәм озын кием белән катнаша алырлык, мисал өчен, җәядән ук ату, көймә узышлары, тэквондо, каратэ кебек ярышларны сайларга мәҗбур була.

Бу тәртипләрне бозган спортчылар исә никадәр оста булмасыннар, төркемнән чыгарылырга мөмкин.

Мисал өчен, Банкогта көймә узышында катнашкан Рамони Ризаны ярыш барышында тезләре күренгән өчен милли төркемнән чыгарганнар.

Иранлы хатын-кыз спортчылары кайда гына ярышларда катнашмасын, аларның дини таләпләрне бозу-бозмавын илнең күзләү идарәсе хезмәткәрләре тикшереп бара.

Иран президенты Әхмәдиниҗат яңа гына хакимияткә килгәч, хатын-кызларны күбрәк спортка җәлеп итәргә тырышкан иде. Ләкин дини җитәкчеләрнең тәнкыйтеннән соң ул бу адымыннан кире чигенергә булды.

Ирандагы дини оешма вәкилләре илдәге хатын-кызларның халыкара ярышларда катнашуына һәрдаим каршы чыга.
XS
SM
MD
LG