Сочиның Кара диңгез буендагы Имеретинский үзәнлегендә Олимпия уеннарына корылмалар төзү өчен федераль үзәктән инде акчалар бүленгән. Ләкин анда яшәүче халык әлеге уңдырышлы, матур җирләрдән күчәргә теләми.
Ике атна элек кенә “Олимптөзелеш” оешмасы вәкилләре Имеретинский үзәнлеге җирләренең алынмавына канәгатьсезлек белдергән иде. Бу хәлдән соң хакимият вәкилләре анда яшәүче халыкның өйләренә барып сөйләшүләр уздыра башлады. Ләкин халык бу урыннарны бирүгә каршы булуын әйтте. Бу исә каршылыклар да китереп чыгарды.
Сишәмбе көнне җирләрне үлчәп йөрүчеләр килгәч, 200гә якын кеше үз йорт хуҗалыкларын яклап милиция, мәхкәмә вәкилләренә каршы таяклар, газ сиптерү җайланмалары тотып чыкты. Милиция исә йортларга бәреп керә башлагач, халык каршылык күрсәткән һәм алар чигенергә мәҗбүр булган.
Алданрак, Олимпия уеннары уңаеннан җирләре алыначак бу халыкка Кара диңгез буенда яңа торак һәм акчалар вәгъдә ителсә дә, Имеретинский үзәгендәге яшәүчеләр моның белән килешми. Аларның моңа үз сәбәпләре дә бар. Чөнки бу җирләрдән инде узган елны ук иске йортларны сүткәннәр. Анда яшәүче 27 гаиләнең өчесенә генә торак бирелгән.
Имеретинский үзәнендәге җир шактый уңдырышлы. Ел дәвамында анда берничә тапкыр уңыш җыеп алырга була, моннан тыш, диңгездә ял итәргә килүчеләргә бүлмәләр биреп тә халык шактый гына акча эшли ала. Ә яңа тәкъдим ителә торган урыннарда боларның берсе дә юк.
Ләкин күп кенә халык бу җирләрне шәхси милек итеп әлегә кадәр теркәмәгән булган. Хәзер документларны тапшырганнар, әмма аларга митинг уздырсагыз рәсмиләштермибез дигәннәр. Һәм шулай иткәннәр дә.
2013 елга Казанда да Универсиада үтәчәк. Шундый хәлләр анда да кабатланмас дип беркем дә әйтә алмый. Инде кайбер чалымнары сизелә дә.
“Республика клиник хастаханәсенә бара торган юлда күпкатлы йортлар төзергә тиешләр инде. Хәтта инде берничә катларын өеп тә куйдылар. Ләкин Универсиаданың Казанда узачагы билгеле булгач, аларны кире сүттеләр. Анда спорт корылмалары төзиячәкләр дип әйтәләр. Бу хәлләргә халык бик аптырады. Чөнки бер йорт кына түгел бит, ә берничә төзелә башлаган иде ”, ди Казанда яшәүче Руфия ханым.
Әлбәттә, бу төзеләчәк йортларның да инде сатылган булуы бик ихтимал. Ә менә Казан шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров әлегә барлык корылмаларны буш җирдә генә төзү күздә тотыла, ди.
“Яңа төзелә торган корылмалар Казан елгасы буендагы үзәк футбол стадионы. Аның нигез ташы салынды. Ә кунакханәләр, стадион керәчәк Универсиада авылы шул Республика клиник хастаханәсенә бара торган юлда булачак. Әлегә кешеләрне күчерү, биналарны сүтү күздә тотылмый”, диде Хәйдәров.