Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә 3 һөҗүм булды.


Ингушетия полициясе узган төндә кораллы кешеләр 3 һөҗүм оештырды, берничә кеше яраланды дип белдерә.
Һөҗүмнәрнең берсе Назраньда хөкүмәт башлыгы Харун Джеитовның өенә булган. Аның өе автомат коралдан утка тотылган. Ул һөҗүмдә берәү дә яраланмаган.

Малгобек районында узган төндә җинаять тикшерү идарәсе башлыгының өе янында шартлаудан идарә башлыгы һәм 3 милиция хезмәткәре яраланган.

Ингушетия мөфтие урынбасары Камбулат Зязиковны да Назраньда үз өе янында утлы коралдан яралаганнар.

XS
SM
MD
LG