Accessibility links

1 августта кояш тотылачак


Агымдагы елның 1 августында сирәк астрономик вакыйга - кояш тотылу булачак. Русия җирлегендә исә тулы кояш тотылуы булыр дип көтелә.


Тулы кояш тотылуы Көнбатыш Себердә булачак. Ягъни шушы җирлектә кояш тулаем ай белән капланачак. Димәк, көн уртасында төн җитеп, хәтта йолдызларны күреп булачак. 2 минут чамасы дәвам итүче уникаль вакыйганы күзәтер өчен халык дөньяның төрле почмакларыннан Новосибирски шәһәренә агыла. Август башына шәһәр кунакханәләрендә бер генә буш урын да калмаган. Кайбер кешеләр хәтта бер ел элек урын алып куйган. Новосибирски хакимиятләре исә бу вакыйгага куанып, өлкә туризмын үстерергә тырыша. Кояш тотылуга алданган кешеләр бер уңайдан, Новосибирски өлкәсенең тарихы урыннары белән дә таныша алыр дип өметләнә алар.





Кояш тотылу Мәскәү вакыты белән 13.21 Канаданың төньягында башланачак. Төньяк боз океаны аша, 13.59 Русия җирлегендә - Яңа Җир архипелагында булачак.



Шуннан соң 14.02 ай күләгәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Надым шәһәре тирәсеннән үтәчәк. Монда кояш тотылу 2 минут 27 секунд дәвам итәчәк. Аннары Ханты-Мансыдан, Төмәннең көнбатыш өлеше аша үтеп, 14.40та Новосибирски өлкәсендә булачак.

5 минуттан соң Новосибирск шәһәрендә 2 минут 19 секунд дәвамында тулаем кояш тотылачак. Тагын 3 минут үтүгә Барнаул тулы кояш тотылуын күрә алачак. Көньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итүче ай күләгәсе Бийски, Алтай аркылы узачак. Әйтергә кирәк, Алтайда тулы кояш тотылуы әле моннан ике ел элек кенә 2006 елның 29 мартында булган иде. Бу бик сирәк була торган хәл, ди белгечләр.

Ай күләгәсе Русия җирлегендә бер сәгатькә якын булганнан соң, 14.59дан башлап Монголия һәм Кытай чиге аша үтеп, 15.22 Кытайның Сиань шәһәрендә тәмамланачак. Гомүмән 10,5 мең чакрым озынлыктагы юлны ай күләгәсе 1,4 км/секунд тизлек белән 2 сәгатьтә үтәчәк.

Тулы кояш тотылуы вакытында күктә сирәк йолдыз һәм планеталарны да күреп булачак. Әйтик, Кояшның сул ягында Меркурий, Венера, Сатурн, Марс һәм Регул йолдызы урнашачак.

Өлешчә кояш тотылу күренешен Чукыт һәм Камчаттан башка Русиянең барлык җирлегендә дә күзәтеп булачак. Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә кояш тотылу тулысынча булмаса да, ай кояшның күп өлешен каплап алачак.

Кояш тотылуын гади күз белән генә карап булмый. Моның өчен корымланган пыяла, фототасма, яисә эретеп ябышту (сварка) күзлеген кияргә кирәк.

Русия җирлегендә чираттагы тулы кояш тотылуы 2033 һәм 2043 елларда гына булачак дип көтелә. Әмма ул илнең төньяк-көнчыгыш өлешендә горизонттан бик түбән җирдә булачак. Русия җирлегендә кояш тотылышын күзәтү өчен чираттагы уңай шартлар 2061 елның 20 апрелендә генә көтелә. Бу сирәк астрономик вакыйганы Башкортстанда да күзәтеп булачак. Нәкъ 100 ел элек 1961 елның 15 февралендә дә Башкортстан җирлегендә тулы кояш тотылуы булуы билгеле.

Русия шәһәрләрендә кояш тотылу вакыты
Казан вакыты

Шәһәр

Башлану
вакыты

Тәмамлану

вакыты

Әстерхан

13:31

15:40

Екатеринбур

13:21

15:34

Ижау

13:14

15:29

Казан

13:13

15:28

Мәскәү

13:02

15:15

Новосибирски

13:41

15:45

Омски

13:35

15:43

Оренбур

13:25

15:39

Пенза

13:13

15:27

Пермь

13:16

15:30

Самар

13:07

15:22

Петербур

12:49

15:02

Сарански

13:12

15:26

Саратов

13:17

15:30

Томски

13:40

15:42

Төмән

13:25

15:37

Ульян

13:15

15:29

Уфа

13:21

15:35

Чабаксар

13:10

15:25

XS
SM
MD
LG