- Гамирҗан әфәнде, татар яшьләре көннәрендә яңгыраган фикерләр белән килешеп бетәсезме?
- Татар яшьләре көннәрендә мин ун елдан бирле катнашам. Бу бик кирәк нәрсә. Былтыр Самарга кадәр генә килсәк, быел Сарытауны да уздык. Болары яхшы күренеш. Мине борчыган нәрсәләр дә бар. Татар яшьләре белән без русча сөйләшергә мәҗбүрбез. Бу яман күренеш елдан-ел көчәя бара. Ә бит Русиядә татар телен өйрәнү буенча бернинди проблемалар юк. Теләгән кеше татар теленә өйрәнә ала! Хикмәт кешенең үзеннән тора. Былтыргы яшьләр татарча сөйләшергә өйрәнеп киләбез дип вәгъдә итсәләр дә, сүзләрендә тормаганнар. Бу нәрсә мине бик борчый. Тагын бер теләгем, фестивальдә яшьләр алмашынып торсын иде.
- Тарихи күзлектән бәяләсәк, Самар төбәген болгар тарихы белән генә бәяләргә кирәкме?
- Самарны болгар тарихы белән генә бәяләргә кирәкми. Бу борынгы ханнар, борынгы төркиләр җире. Бу су юллары безнең бабаларыбызның җирләре. Самар өлкәсе болгар җиренең чиге түгел. Алайса ни өчен соң Каспий һәм Кара диңгезләр булгар диңгезе дип аталган соң? Чикләрне тарайтырга ярамый. Казан белән чагыштырганда Самарга ислам иртәрәк килә.
Азов буе болгарлары әле 629-нчы елны ук Мөхәммәт пәйгамбәрнең үзеннән Мәдинә шәһәренә барып, Исламга хәер-фатихасын алып кайталар. Шуннан соң гына Ислам әкренләп Идел буена күтәрелә. Археолог Риза Баһаутдинов табышы инде 7-нче гасырда Самар төбәгендә мөселманнар яшәгәнен раслый.
- Биләр шәһәре турындагы кебек татар тарихын пропагандалаучы нәзек китапларны кайчан бастыра башлыйсыз?
- Болгар чоры турында балаларга да аңлаешлы, олылар өчен дә кызыклы китапны нәшрияткә тапшырган идем, ләкин дә әле бастырмыйлар. Ниндидер көчләр тоткарлый. Бу начар хәбәр.