Accessibility links

Төркия - Финляндия - Чехия - Татарстан


Әлки районы Әхмәт авылында туган Хафиз Фәсәхетдиновны - Чехиядән, Арча районы Көлтәстә туган Зиннәтулла Хәмидуллинны - Төркиядән, Субаш - Атында туган Әхмәтгали Мөхәммәтгалиевне - Анкарадан эзлиләр.

“Жди меня” тапшыруына язылган хатлардан билгеле булуынча, Татарстанның Әлки районының Әхмәт авылында 1890 елда туган Хафиз Фәсәхетдиновның балаларын, оныкларын аның 1894 елда туган энесе Фәсәхетдинов Харисның балалары эзли. Аның берсе хат язучы Рәисә, бүгенге фамилиясе Тартыкова, ә икенчесе, аның сеңлесе Камилә Юлдашева.
Алар әтисенең бабасын Казанга чехлар килгәч атып үтерелүе турында язалар. Шул сәбәпле аларның гаиләләрен җәберләү башлануы турында һәм аларның Урта Азиягә качып күченергә мәҗбүр булулары турында “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов хәбәр итте.
“Рәисә Тартыкова (Юлдашева үзенең сеңлесе Камилә белән, әтисенең туганы Хафиз Фәсәхетдиновны эзлиләр. Аның туган авылы Әхмәт, элек Юмакчинский районга караса, бүген Әлки районына керә.
Хафиз Фәсәхетдинов патша армиясендә хезмәт иткән кеше. Әтиебез Харис сөйләве буенча, дип язганнар алар, Хафиз абыйлары гражданнар сугышы вакытында югалган.

“Безнең бабабызны 32-33 елларда репрессиягә эләгеп, аны атып үтергәннәр”, дигән алар хатында. Ул әтиләренең әтисе була инде аларга.

"Шуннан соң безнең әти-әниләребезне дә эзәрлекли башлаганнар. Һәм алар бөтен гаиләләре белән Урта Азиягә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар", дип язылган хатта.
Шулай ук алар хатта үзләренең 9 буын шәҗәрәсен санап күрсәткәннәр:
Әтисенең әтисе - Фәсәхетдин, аның әтисе - Камалетдин, аның әтисе -Юлдаш, аның әтисе - Гайса, аның әтисе - Ишкай, аның әтисе - Бурыам, аның әтисе -Туташ, аның әтисе - Ирдәш.
Әтиләре 3 кечкенә бала белән өченче буынның исемен фамилияләре итеп алганнар. Шул сәбәпле Хафиз Фәсәхетдиновны эзләгән туганннары Юлдашевлар булып йөриләр икән.
Шулай ук Рәйсә белән Камиләнең әтиләре сөйләве буенча, аның абыйсы Хафизның Төркиягәме, Финляндиягәме китәргә теләге булуын әйткән. Бәлки ул Чехиягә дә эләккәндер, дип фаразлыйлар алар. Аның үзенең исән булуына ышанычлары юк инде, чөнки бик күп вакыт узган, бәлки аның балалары, оныклары исәндер, дигән өметләре бар. Туганнарын табарга ярдәм сорап, бик зур үтенеч белән язганнар алар хатларын”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
Юлдашев фамилияле кешеләр барысы да үзләренең 9 буын шәҗәрәсен белмиләрдер дә әле. Алар арасында да Фәсәхетдиновлар булуы ихтимал. Фәсәхетдиновлар фамилияле кешеләр арасында Юлдашевлар булуы ихтимал. Шуның өчен Рәисә һәм Камилә (кыз фамилияләре Юлдашева) үзләренең атасының туганы Хафиз Фәсәхетдиновның туганнарын табуына бик өмет итәләр. Алар хатка аны Төркиядә, Финляндиядә, яисә инде Чехиядә булуы ихтимал, дип язалар.
Әсирлеккә төшкән Зиннәтулла Хәмидуллинны Илмира Илмәтова эзли
Зиннәтулла Хәмидуллин1919елдагы сугышта катнашкан һәм әсирлеккә төшкән булган. Әмма Төркиядән кайткан Арча районы Качелино авылы кешесеннән ишетелгән мәгълүмат буенча, ул дустын 1921 елда Төркиядә күргән булган. Ул аның исән-сау булуын, туй мәҗлесләрендә бик оста гармунда уйнап йөрүе турында кайтып сөйләгән булган.
Шулай итеп, Зиннатулла Хәмидуллин, ул - Арча районының Көлтәс авылында туган, Төркиядә әсирлеккә төшкән, аның балалары, оныклары калмады микән дип, Ильмәтова Илмира Аграт кызы эзли.
Әхмәтгали Мөхәммәтгалиевне Абдуллина Талия Кадыйр кызы эзли
Татарстанның Арча районы Субаш - Аты авылында 1895 елда туган Әхмәтгали Мөхәммәтгалиевне, аның балаларын, оныкларыналарын туганнары Төркиядән эзләтәләр.
“Егерменче еллардагы сугыштан соң ул Төркиядә калган. Ул анда Анкара шәһәрендә калайчы булып эшләгән. Беренче хатыны турында бернәрсә дә билгеле түгел, ә икенче хатынының исеме Оркыя, Саба районының Илябер авылыннан. Кызлары Сөембикә һәм уллары Чыгтай белән Чыңгыз.

Алар 1930 елда туган илләренә кайтмакчы булып документлар әзерләгән булганнар. Әмма шул вакытта аларның бер уллары юл казасына эләгеп, вафат була. Шул сәбәпле алар ул вакытта кайтмый калалар. Шуннан соң без алар турында бер мәгълүмат та белмибез, туганнарыбызны табарга ярдәм итегезче", ди Абдуллина Талия Кадыйр кызы.
Бу хатларда эзләткән кешеләр барысы да чыгышлары белән Татарстаннан. Төрле чорларда, төрле бәпләр аркасында Төркия, Финляндия, Чехиягә китәргә мәҗбүр булып, ул илләрдә югалып калган туганнарын эзләгән кешеләргә ярдәм итергә теләүчеләр, безнең сәхифәгә кереп, бу тапшыруның аудио программасын да тыңлый алалар. Югалткан туганнарыгызны эзләүдән туктамагыз. Эзләгәннәр табыла.
XS
SM
MD
LG