Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада "Си Бриз-2008" тәмамлана


Украинада НАТО белән бергәлектә үткәрелгән “Си Бриз-2008” хәрби күнегүләр тәмамлана. Алар 14 июльдән башлап Одесса һәм Николаев өлкәләрендә, Крымда үтте. Күнегүләрдә 16 илдән бер меңләп хәрби катнашты. Алар арасында Грузия, Әрмәнстан, Азербәйҗан, Британия, Франция һәм Дания вәкилләре булды.
Күнегүләр белән бер рәттән Украинаның НАТОга керүенә каршылык чаралары да дәвам итте. Аларны сулчы фиркаләр оештырган иде.
XS
SM
MD
LG