Accessibility links

Кайнар хәбәр

МакКейн Далай-лама белән очрашты


АКШ президентлыгына республикан нәмзәт Джон МакКейн Колорадо штатында Тибет буддачыларның рухи җитәкчесе Далай-лама белән очрашты.
Мак Кейн, Кытайдан тибетлы сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны, каршылык чараларынннан соң юкка чыккан кешеләр язмышы турында аңлатмалар бирүне һәм Тибетка төбәк автономиясен бирү турында сөйләшүләр башлауны таләп итте.
Далай-лама республикан кандидатның Кытайдагы кеше хокуклары торышы турында борчылуын югары бәяләде.
XS
SM
MD
LG