Accessibility links

Бәйсез чиркәү Мәскәү сәясәтенә аяк чала


Украина Русиядән бәйсез булган үз правослау чиркәвен булдырмакчы. Мәскәү моңа каршы.

Бу көннәрдә Украинада тантаналы рәвештә узган Киев Русен чукындыруның 1020 еллыгында илнең президенты Виктор Ющенко Константинополь патриархы Варфоломей I зурлап каршы алды. Чөнки Украина җитәкчелеге Мәскәүдән бәйсез чиркәү булдыруга аңа өметләнә.

XVIII гасырда Киев бердәм чиркәүдән ризалык алмыйча, ягъни канунсыз рәвештә Мәскәү чиркәвенә кушылган иде. Украина мәгълүмат чаралары Киев патриархатының киредән Константинопольга кушылырга мөмкинлеген яза.

Украина президенты Виктор Ющенко һәм Константинополь патриархы Варфоломей II
Хәзер Украинада барлыгы өч патриархат бар. Аның берсе - Мәскәү, икенчесе - Киев патриархаты, ә өченчесе алардан аерылган - танылмаган бәйсез патриархат. Украина шуларны берләштереп Мәскәүдән бәйсез аерым чиркәү төзү максатын күздә тота. Һәм бу омтылышлар инде беренче тапкыр гына ясалмый.

“Урыс чиркәвенең сәяси басымы Украинага бәйсез чиркәү булдыруга мөмкинлек бирми. Киев патриархаты белән танылмаган патриархат Мәскәүдән аерылу яклы. Һәм шул сәбәпле, Русия Украинада үз көчен югалтачагына борчыла”, диде танылмаган Киев патриархаты рухи академиясе ректоры Дмитрий атакай.

Украинада бәйрәм чараларында катнашкан Русия правослау чиркәве патриархы Алексий-II дә Киевтан тиз арада китүен белдерде. Хәтта ки, алдан аның Украинада 30 июльгә кадәр калачагы турында әйтелсә дә. Алексийның вакытыннан алда китүе рәсми рәвештә аның сәламәтлеге какшау сәбәпле дип аңлатылса да, белгечләр әлеге хәлләр Украина һәм Мәскәү арасындагы дини-сәяси каршылыкларга бәйле, ди.

Русия премьер-министры Владимир Путин да элегрәк президент буларак Украинага килгәндә, правослау чиркәве бәйсезлеге мәсьәләсен күтәргәне мәгълүм.

Русия премьер-министры Владимир Путин
“Украина православ чиркәве ул һәркемнән бәйсез, бердән-бер тоташтыручы юнәлеш ул рухи күпер. Безнең халыкларның бердәмлеге ул бик мөһим”, дигән иде Путин.

Шулай итеп Мәскәү Украинаны үз канат астыннан ычкындырасы килми һәм шул сәбәпле динне куллана.

“Путин һәм Русия хөкүмәтенә бәйсез Украин чиркәвен булдыру кулай түгел, чөнки берничә гасыр дәвамында бу ике ил игезәкләр кебек яшәде. Хәзер Мәскәү патриархаты таркалган бөек империяне ничек тә саклап калуны максат итеп куя. Һәм бәлки чиркәү ярдәмендә киләчәктә кире шул империяне төзүгә өметләнәдер”, ди Киевтагы “Көн” газетасы хәбәрчесе Клара Гудзык.

Күп кенә белгечләр инде хәзердән үк Украинада Мәскәү патриархаты турында бик аз ишетелә, шуңа анда бәйсез чиркәү булдырылудан әлләни зур үзгәреш булмаячак дигән фикердә тора. Ләкин Русиядә XVIII гасырда барлыкка килгән чиркәү бердәмлеге юкка чыгачак һәм XV - XVII гасырдагы кебек Украина һәм Киев чиркәүләре Мәскәүнекеннән бәйсез булачак. Ә бу исә инде Украинаның Русиядән ераклашуы дигән сүз. Менә нәкъ шул хәлләр Мәскәү җитәкчелеген куркыта да.
XS
SM
MD
LG