Accessibility links

Бигновка ау оештырыла


Башкортстанның берләшкән оппозициясе узган атнада республикада хакимият кризисы урнашу уңаеннан, Башкортстан белән турыдан-туры Мәскәү идарәсенә күчерүне сорап, Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул иткән иде. Ул республика җитәкчелегенә ирешү белән берләшкән оппозиция башы Рамил Бигновка “ау игълан ителгән”.

Бу турыда Рамил Бигнов: “Узган атнада киңәшмәдә Рәхимов мөрәҗәгатьне бик каты утка тоткан һәм миңа чаралар күрергә кушкан. Моның өчен төп җаваплы итеп республиканың җәмәгать хәвефсезлеге башлыгы Шабринга йөкләтелгән. Мин тикшерүләр башлану, дусларымны сораштырулар турында ишетү белән Шабринның үзенә мөрәҗәгать күндердем”, ди.

Мөрәҗәгатьтә берләшкән оппозициянең һәрвакыт канун сагында торуы, үзенә берничә тапкыр җинаять эше ачылып, “җинаятьләре” исбат ителмәгәч, ябылулары әйтелгән. Артабан хәвефсезлек шурасы башы Шабринның үзенең татар гимназиясен җимертүдәге өлеше искә төшерелә. Мөрәҗәгатьтә элекке хакимиять башлыгы Радий Хәбировның бу хаталарны аңлап ел башында гафу үтенүе дә әйтелә.

“Мин сезнең канун һәм гаделлеккә хезмәт итәргә антыгызны исегезгә төшерәм. Президентлар килә һәм китә, аларның гамәлләренә дөрес бәяне җәмәгатьчелек бирә. Кайбер чакта алар хакимияттән киткәч, соңлап бәя бирелә. Мәсәлән, Босния сербларының лидеры Карадҗич хакимияттән китүенә 13 ел үткәч мәхкәмә алдына баса. Җинаятьче фәрманнарны үтәргә ашыкмагыз, чөнки аларны үтәүчеләр тарих тарафыннан хөкем ителүчән”, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Әлеге мөрәҗәгать җәмәгатьчелек хәвефсезлеге башлыгы Шабриннан башка республика прокуроры Хуртинга, эчке эшләр министры Диваевка һәм федераль иминлек хезмәте бүлекчәсе башы Черноковка да күндерелде.
XS
SM
MD
LG