Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ту-334 очкычлары күпләп җитештереләчәк


Казан – Алдагы ярты елда Русия яңа Ту-334 пассажир очкытларын күпләп җыя башлыячак, дип хәбәр итте “Туполев” ширкәтенең башкарма җитәкчесе Сергей Ильюшенко.

Әлеге очкычлар Казанның Горбунов исемендәге авиа-җитештерү берләшмәсендә җыелачак дип көтелә. Ту-334не җитештерүне шәхси инвестор финанслыячак. “Бүгенге көндә моңа охшаш очкычлар дөньяда юк”, дип белдерде Ильюшенко.

Аның сүзләренә караганда, Ту-334нең өстәмә ягулык мичкәләре булганлыктан, ул туктап тормыйча 6400 километр ераклыкны узачак.

Әйтергә кирәк, яңа Ту-334нең гади һәм вип-дәрәҗәле төрләре дә булачак. Әгәр дә чит илдә мондый очкычларны җитештерү өчен кимендә биш ел вакыт кирәк булса, Ту-334нең беренче очкычы 2 елдан күккә очар дип уйланыла.

Ту-334 бизнес төре 43-44 миллион доллар торачак. Чагыштыру өчен шундый ук төрдәге Bombardier 60 миллион долларга сатып алып була.
XS
SM
MD
LG