Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингуш оппозициясе Аушевны кайтарырга таләп итә


Назрань – Ингушетия оппозициясе активистлары республика президенты Мурат Зязиковны урыныннан алу таләбенә 80 меңнән артык имза җыйган.

Шушы мөрәҗәгать бүген Мәскәүдә Русия президенты идарәсенә тапшырылган. Анда Ингушетия җитәкчелеге вазыйфасын башкара алмый, милициягә һөҗүмнәр арта, кеше хокуклары бозыла, коррупция чәчәк ата диелгән.

Оппозиция активистлары элекке президент Руслан Аушевны кире кайтарырга таләп итә.

Дүшәмбедә Малогбек шәһәрендә билгесез кешеләр бер милиция хезмәткәренә ут ачып, машинага утырып качкан. Авыр җәрәхәтләр алган милиция хезмәткәре хастаханәгә китерелгән.

XS
SM
MD
LG