Accessibility links

Казан каршында Киров мөфтияте оешты


Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб

Малмыж шәһәрендә Казанга бәйле мөфтият оешты. Бу турыда Татарстан мөфтияте вәкиле Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб хәбәр итте.

Киров өлкәсе мөфтияте “Казан мөфтияте” атлы мөселман оешмалары берләшмәсенә керә. Малмыж, Көлмез кебек районнарда булган татар мәчетләре 90-нчы еллардан бирле инде Татарстан мөфтиятенә бәйле.

Аннары Татарстан мөфтияте 1998 елда яңартылган, аның уставы үзгәргән. Читтәге татар мәхәлләләре өчен “Казан мөфтияте” атлы махсус берләшмә оештырганнар. Киров өлкәсендәге алты мәхәллә рәсми рәвештә, “Казан мөфтияте” каршында теркәлеп эш алып барган. Тик бу җирле хакимият белән сорауларны чишкәндә өстәмә мәшәкатьләр тудыра торган булган.

Киров өлкәсе мөфтияте рәисе итеп Малмыж мәчете имам-хатыйбы Рифнур хәзрәт Закиров сайланган. Ә ул үзе исә Татарстан мөфтияте һәм “Казан мөфтияте” рәисе Госман хәзрәт Исхакыйны җитәкчесе итеп таный. Киров өлкәсендә әле тагын Уфа мөфтиятендә теркәлгән мәчетләр дә бар. Алары мөфти итеп Уфадагы Тәлгать Таҗетдинны таный.

Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб “Казан мөфтияте”нә башка төбәкләрдән дә аерым мәчетләрнең теркәлүен әйтә. Ә Киров өлкәсе мөфтияте беренче коллектив әгъза булып Казан каршында теркәлгән.

XS
SM
MD
LG