Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада татар мәдәнияте фестивале узачак


16 август көнне Крушеняны авылында III Польша татарлары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре фестивале узачак. Анда Башкортстаннан да кунаклар катнашыр дип көтелә.

Бүгенге көндә Польшада 3-4 меңләп татар яши. Аларның иң күбесе Биелосток шәһәре һәм аның янындагы авылларда гомер кичерә. Шуларны берсе Крушеняныда (kruszyniany.pl) хәтта элеккедән сакланган мәчет тә бар. Фестивальнең инде өченче тапкыр да нәкъ шушы авылда үтүе юкка түгел. Мондагы татарлар үз мәдәниятен, динен саклап калу өчен зур өлеш кертә. Хәтта бер татар гаиләсе, ягъни Җәннәт Баһданович авылда милли ашлардан кафе да ачып җибәргән иде. Аны күп кенә чит ил телевизион каналлары да күрсәтте.

Һәм татар мәдәнияте фестиваль кысаларында да шактый гына үзенчәлекле чаралар караган. Польшадан Венера Адамович белдерүенчә, анда татар ашларын пешерергә өйрәтү дәресләре каралган. Шулай ук татар биюләренә өйрәтү, атларда йөрү, татарлар турында фильм карау, Башкортстаннан килгән кунаклар чыгышын тыңлау, балалар өчен уеннар оештыру көтелә. Моннан тыш, “Польшага татарлар кайдан килгән” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе, төрле фикер алышулар, күңел ачулар каралган.

Фестиваль кысаларында татар ашлары күргәзмәсе эшләр дип көтелә һәм фотолар бәйгесе оештырылачак.
XS
SM
MD
LG