Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларуста ракеталар урнаштырырга мөмкин



Минск – Американың Европада ракета калканы булдыру ниятенә җавап итеп, Русия Беларуста бомба очкычлары һәм ракеталар урнаштырырга мөмкин.

Русиянең Минскидагы илчесе Александр Суриковның бу фикерен Интерфакс агентлыгы китерә.

Суриков сүзләренчә, бу фикер Польша үзендә ракеталар урнаштыру турында килешү имзалаганнан соң тикшерелергә мөмкин.

Рәсми Мәскәү Вашингтонның Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә җавап кайтарырга вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG