Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эт-мәчеләр крематорие ачыла, зират булырмы?


Бу эт балаларының хуҗалы булып бик озак яшиселәре килә
Бу эт балаларының хуҗалы булып бик озак яшиселәре килә

Татарлар Казанда Англиядән кайтарылган крематорийда эт-мәчеләрен яндыруга аяк терәп каршы. Алар зират та булырга тиеш дип белдерә.

Рәзилә белән Азат һәр атна саен авылга кайтканда, Казанны чыккач Шөгали авылы кырыендагы агачлык янында туктап, машиналарын кычкыртып торалар да, кузгалып китәләр. Узып китүче башка машиналар аларның бу гамәлен күреп аптырый икән. Әнә шулай итеп алар моннан 4 ел элек күмелгән, үзләре әйтмешли гаилә әгъзасе булган, Джесси исемле этне сәламлиләр. “Ә без аны авылга алып кайтып күмәргә дип юлга чыккан идек. Иң әшәке вакыт: көз, томан, бер нәрсә дә күренми иде. Шул урынга кадәр генә кайта алдык. Ноябрь аенда карлы-бозлы яңгыр ява иде. Шунда күмдек, авылга кайтып җитеп булмады”,- ди Рәзилә Шәехова. Этнең каберен чардуган белән дә әйләндереп алган алар. Көн матур кояшлы булган вакытта янына барып искә төшереп тә алалар.
Эт-мәче каберләренә зыярат кылучылар әз түгел
Шәеховлар кебек үлгәннән соң күмелгән мәчеләре яки этләренең каберләрен карап торучы һәм алар янына барып йөрүчеләр Казанда әз түгел. Кечкенәдән карап үстергәч, үз балаң кебек бит алар, гаилә әгъзасы инде диючеләр дә бар. Ә менә Казанда тиздән хайваннарны яндыручы крематорий эшли башлаячагы турында ишеткәннәр, бигрәк тә татар милләтеннән булганнар үзләренең “кечкенә дусларын” анда барып яндыруга аяк терәп каршы. Ислам дине тарафдары булуның да йогынтысы юк түгелдер, мөгаен.
Эшне яндырудан башлау әһлакъсызлык
“Зооспас” йорт хайваннары хокукларын яклау җәмгыяте башлыгы Светлана Найденова бу хәбәрне ишетмәгән әле. Шулай да ул: “Минемчә, бу бик үк дөрес чишелеш түгел. Шәһәрдә хәйванханә, ягъни йорт-җирсезләр приюты булмый торып, беренче эш итеп крематорий ачу әхлакъка туры килеп бетми. Сәясәт үтерүгә юнәлгән булып чыга. Ә без гомерләрен саклау ягында”,- диде Найденова. Бу көннәрдә алар Казанның “Мирный” бистәсе янында хәйванханә ачу өчен җир алу мәшәкатендә.
Песине “көл итү” 800 сум
Бу хайваннарны яндыру урыны булачагы турында хәбәрләр булса да, хуҗасының кем икәнлеге, кайда урнашачагы әйтелми. Шулай да кайберәүләр Казан ветеринария клиникасының элекке баш табибы Геннадий Гаранин бу эш белән шөгыльләнә дип сөйләнә. Инде Казан әкренләп кенә булса да зообизнеска кереп бара. Зоотакси, зоокунакханә бар. Өйләренә эт йонын кыркучыларны чакыручылар да юк түгел. Булачак зоокрематорийның бәяләре дә билгеле. Песине яндыру 800 сумга төшсә, 30 кг кадәр этне көл итү мең ярым, аннан авырракларны яндыру 2.5 мең сумга кадәр төшәчәк.
Дөрес, байлар өчен бу әллә ни зур акча түгел. Әмма очын-очка ялгаганнар барыбер шәһәр паркларының кеше аягы бик басмый торган җиренә, су буйларына, каладан ерак булмаган урман кырыйларына күмү ягын караячак. Йортсыз хайваннарны аулау хезмәте башлыгы Рөстәм Нуруллин исә, бу крематорийның эшләп китүенә шик белдерә.
Ачылуы икеле
“Анда ике камера булырга тиеш. Берсе яндыра, икенчесе яндырып бетерә торган. Хайванның газлары бар. Ул газларны чистарту җиһазлары булырга тиеш. Бик авыр әйбер ул. Җиңел генә хәл ителә торган нәрсә түгел”,- ди Нуруллин. Аның әйтүенчә, Ярослаудагы бер ширкәт чит илдән крематорий сатып алган булган. 5 ел узып киткән, эшләтеп җибәрү өчен рөхсәт ала алмыйлар икән. Ни генә булса да яндыру урыны ачу замана таләбе. “21 гасырда яшәгәч бу өлкәдә дә алга барырга кирәк”,- ди Рөстәм Нуруллин. Аннан да кала шәһәр хакимиятләре дә йорт-җирсез хайваннарны күмү өчен гел урын бүлеп биреп тора алмый. Җир дә көннән көн кыйбатлана бара.
Татарлар терлекләрен дә бисмилла белән чала
Казан шәһәрендә яшәүче Равия апа бу хәбәрне ишеткәч, Алла сакласын! диде. “Ничек инде без мөселманнар йорт хайваннарыбызны, эт-мәчеләребезне мичкә алып барып тыгарга тиеш. Кош-кортларны, терлекләрне суйганда да бисмиллалы үз кануннарыбыз бар бит”,- дип тә өстәде ул. Аларның моннан 3 ел элек этләре һәм мәчеләре бер-бер артлы үлгән. Шәһәр читендәге бакчалары янындагы каенлыкта агач төбенә күмгәннәр. Бу бакчаны узган ел сатканнар. Хәзер инде ул якларга эшләре төшмәсә дә, эт-мәчеләрнең каберләре чүпләнмәгән микән дип барып йөриләр.
Зират та булырга тиеш
Равия апа әйтүенә күрә, Казанда эт-мәчеләр зираты булса, әлегә яннарында уйнап йөри торган “Бакс” исемле мәчене, ул-бу була калса, ике дә уйламыйча шунда җир куенына салыр иде. Рөстәм Нуруллин исә, Европада эт-мәчеләр зираты юк дип белдерә. Кайбер илләрдә булуы турында хәбәрләр булгалый. Кайберәүләр әйтүенчә, Казан бит Европа да түгел, Азия дә түгел. Ике мәдәният, ике дин, ике төрле гореф-гадәтләр кушылган бик үзенчәлекле бер урын. Бу яктан караганда да, бәлки крематорий булгач, теләгәннәр өчен хайваннарны җирләү урыны да булырга тиештер, мөгаен.
XS
SM
MD
LG