Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган



Сочи – Бүген Сочида булган шартлау нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 13 кеше җәрәхәтләр алган, шуларның 5-е хастаханәгә китерелгән.

Шартлау Лоо авылының комлыгында булган. Ял итергә килгән бер ханым пляжда яткан бер пакетны күтәреп алуга шартлау яңгыраган.

Җинаять эше ачылган. Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең Көньяк бүлгедәге вәкиле Владимир Устиновка тикшерү эшләрен үз карамагына алырга кушкан.
XS
SM
MD
LG