Accessibility links

Казанда сукыр балалар дин өйрәнә


Әлмирә Әдиятуллина күзе күрмәүче шәкертләргә белем бирүчеләрне мактый.
Әлмирә Әдиятуллина күзе күрмәүче шәкертләргә белем бирүчеләрне мактый.

Әлмирә Әдиятуллина, дини тәрбия саулыкка туя алмаган сукыр, чукрак балалар өчен рухи терәк була ала, дип саный.

Башкаланың Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә күзе күрмәүче яки начар күрүче бала шәкертләр белем ала. Брайл системасы буенча Изге Коръәнне укырга, йолаларны өйрәнүдән тыш, алар компьютерда эшләү күнекмәләрен дә ала. Җәйге укулар 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Башка малайлар кулларыннан тотып өйрәтә

Шулай ук, ял итү, Казан буйлап сәяхәт итү дә каралган. Махсус спорт тренажерларында шөгыльләнергә аларга мәчеткә йөрүче малайлар ярдәм итә. Сукыр малайларга яңа урында йөрергә, тәһарәт алырга да тотып йөртердәй иптәшләр кирәк.

Бары тик Татарстанда гына

Бу мәчет өлкән яшьләрне дә үз хисабына укырга өйрәнә. Сукырлар өчен бармак очлары белән капшап укырга өйрәнү мөмкинлеге Русиядә әлегә бары тик Татарстанда гына ачылган икән.

Телсез һәм чукраклар өчен

“Сөләйман” мәчетендә имам-хатыйб булып Рәшит Баязитов эшли. Биредә ике телдә әбүнәле мөселман газетасы (“Ислам-инфо”), даими дин өйрәтү курслары, Корьән-хафиз мәктәбе эшли. Монда телсез һәм чукраклар өчен дә дини курслар ясалган. Аларны оештыруда билгеле динче Мәликә абыстай Гыйлметдинова башлап йөри.

Башкаларга үрнәк

“Сөләйман” мәчете мәхәлләсе башка мәчетләргә үрнәк булып тора. Мин мөселман оешмаларын һәм дәүләт даирәләрен дә аларның инсани эшчәнлегенә иярергә чакырам”, ди Әлмирә Әдиятуллина. Әлмира ханым, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы хуҗабикәсе. Ул “Сөләйман” мәчете тәҗрибәсен , “Мөслимә” газетасында да даими яктыртуын әйтә.

Дин - гарип кешеләргә рухи терәк була ала

Әлмирә Әдиятуллинаны сукыр яки ишетмәүче башка балаларның киләчәге дә борчый.

“Җәмгыять кырысланды бит. Баерак, сәламәт туганнары бай яшәсә дә, гарипләргә еш кына ярдәм итәргә теләми. Шулай ук хаста кешеләрнең үзләренә дә сабырлык телим. Мин аларның эчеп, ваемсыз булып “бомж»га әверелүен дә күрәм. Шуңа күрә, без бәдәне кимчелекле балаларга күңел җылысын да бирергә, аларны кырыс шартларда сынмаслык итеп иман белән тәрбияләргә тиеш”, ди ул.

Әдиятуллина дини хис, тәрбия саулыкка туймаган балалар өчен тормышында рухи терәк була ала, дип саный.

XS
SM
MD
LG