Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тбилиси белән Цхинвал уртак фикергә килә алмый


Көньяк Осетия белән Грузия арасында киеренклек артты. Ике тараф бер-берсен ут ачуда гаепли. Кичкә таба Грузия президенты Саакашвили илнең хәрби бүлекләренә Көньяк Осетиядә ут ачмаска боерык бирүен әйтте.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Көньяк Осетия Грузия ягын үзенең башкаласы Цхинвалда һәм авылларында ут ачуда гаепләде һәм анда 18 кеше яраланды дип белдерә.

Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойты
“Грузиянең авыр кораллардан Цхинвалга һөҗүмнәрен туктату өчен Русиянең тынычлык сакчылары барысын да эшләде. Ләкин атулар туктамады. Нәтиҗәдә җавап йөзеннән без ут ачарга мәҗбүр булдык”, диде Русия тарафыннан якланган Көньяк Осетиянең президенты Эдуард Кокойты.

Ә Грузия дәүләт министры Темур Якобашвили киресенчә хәрби чаралар башлауда осетиннарны гаепләде.

“Алар хәзер һөҗүмнәр оештыруның яңа юнәлешләрен куллана. Безгә мәктәп, хастаханәләрдән аталар. Әгәр без җавап һөҗүме ясасак, алар грузиннар тыныч кешеләр сәламәтлегенә зыян салу өчен махсус шундый урыннарга ата дип безне начар яктан күрсәтәчәкләр”, ди ул.

Грузия президенты Михаил Саакашвили ике яклы киеренкелек туу Грузия ихтыяҗында түгеллеген әйтә. Ул соңгы вакытта Русия телевизион каналларында хәзерге хәрби чараларга пропаганда алып барылуына борчыла.

Грузия президенты Михаил Саакашвили
Пәнҗешәмбе кичкә таба Грузия президенты Михаил Саакашвили ике яклы низагъның кискенәюе сәбәпле, халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Ул барлык грузин кораллы хәрби бүлекләренә Көньяк Осетиядә ут ачмаска боерык бирүен әйтте.

“Безнең яктан бик күп үлүчеләр һәм яраланучылар булуына карамастан мин шундый карарга килдем. Башка болай дәвам итү ярамый һәм кичекмәстән сөйләшүләр башларга кирәк”, диде Саакашвили.

Көньяк Осетия белән Грузия арасында киеренкелек 1990нчы елларда чыкты. Грузиядән аерылырга теләгән Көньяк Осетия һәм Абхазиягә Русия сәяси һәм финанс ярдәм күрсәтеп килде. Хәтта үз паспортларын да бирә башлады. Хәзер исә Көньяк Осетиягә һөҗүмнәр башланса, Русия үз ватандашларын яклыячагын белдерә.
XS
SM
MD
LG