Accessibility links

Билбау көрәше – борынгы җайдаклар спорты


Татар Сабан туен өрәштән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Бу спорт төре буенча Русия чемпионаты Мордовияда узды.

Әмма билбау көрәше татарларда гына түгел, күп башка халыкларда бар икән – үзбәк, төркмән, казакъ, кыргыз, хәтта мукшыларда да бар. Казан татарлары көрәшкәндә аяк куеп, аяк чәлеп көрәшми, куллар белән генә көрәшә. Мишәрләр, мукшылар, үзбәкләр һәм башкалары аяклар белән дә көрәшә.

Билбау көрәше башта Европа һәм Азия далаларында яшәгән күчмә халыкларның сугышчылары тарафыннан сугышка әзерләнер өчен кулланылган. Бу көрәшкә ничә мең ел булуын беркем дә әйтә алмас. Ат өстенә менеп сугышканда уклар атып, сөнге, кылыч белән генә сугышып булмый, чөнки еш очракларда ат өстенә утырган дошманнар, бер-берсенә бик якын килеп, кылыч селкергә дә мөмкинлек булмаганда, бер-берсен билләренә ураган кушакларыннан эләктереп, иярдән алып җиргә ташларга тырышканнар. Кем атларның аяк астына егылып төшеп, харап булган.

Шулай итеп, билбау көрәшенең практик яктан кирәге сугышка булган, әмма халык бу көрәшне яратып, спортның бер төре итеп үзенә алган.

Быел Русиянең билбау көрәше буенча чемпионаты Мордовияда, Саранскида үтте. Русиянең егерме биш регионыннан килгән көрәшчеләр, ирләр һәм хатыннар, Русия чемпионы титулы өчен генә көрәшмәде. Саранскида җиңүчеләр быел 22-27 сентябрьдә Көньяк Кореянең Пусан шәһәрендә үтәчәк билбау көрәшенең Бөтендөнья чемпионатында катнашырлар.

Билбау көрәшендә җиңүләр командалар буенча саналмаса да, рәсми булмаган ярышта иң күп җиңүчеләр Татарстаннан иде. Татарстанның билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хабибуллинның борынгы тамырлары Мордовиядән икән.

– Безнең бабайлар Темниково шәһәреннән. 1650 елларда бер төркем татар Ульян өязенең Иске Уренбаш авылына күчкән. 100 елдан соң 33 татар көнчыгышка таба юлларын дәвам итеп, Татарстанның Норлат районына килеп, Чирмешән елгасы буена Чулпан авылын оештырганнар.

Әтием миңи гел үзенең нәсел җебен санап күрсәтә иде. “Хәбир, мин синең әтиең Сабир, минем әти Хәбибулла, аның әтисе Мәсгүт, Мәсгүтнең атасы Әбуталиб, Әбуталибныкы – Мөхәммәд, Мөхәммәднеке – Сөбеханкул, Сөбеханкулныкы – Урманчы”, дип әйтә торган иде. Урманчының атасы Уразбай булганын мин архивлардан таптым.

– Сез Темников шәһәренә барып, Мукшы елгасын күреп кайтырга теләмисезме?

– Мин әти белән әниемне Иске Уренбаш авылына алып бардым. Әлбәттә, тамырларыбыз безне һәрвакыт кызыксындыра. Олыгайган саен, алар белән танышырга теләк тә арта. Әлбәттә, әни-әтиләр исән-сау булса, аларны шунда алып барып күрсәтәсе килә, Татарстанга килгән юлдан кабат үтү теләге бар.

– Сез Мордовияда беренче тапкырмы?

– Мордовияда мин икенче мәртәбә. Без монда билбау көрәше буенча Бөтендөнья чемпионатына килгән идек. Бүген инде без Бөтенрусия чемпионатында катнашабыз. Мордовияда көрәшкә искиткеч игътибар зур, көрәшчеләрне зурлыйлар. Мордовияның данын көрәшчеләр бөтен дөньяга таратты.

– Сез Касыйм Халиловны белә торгансыздыр?

– Беләбез. Дөнья чемпионы Роман Юсуповны да беләбез. Без алар белән горурланабыз. Халиловлар, Йосыповлар, Гайнановлар – татар халкын бөтен дөньяга таныта, дип саныйм.

Чемпионатта мактаулы кунак буларак чакырылган Мордовиянең билгеле көрәшчесе, биш туган Халиловларның өлкәне Касыйм турында Хәбир әфәнде сокланып сөйләде:

“Аны бөтен Русия генә түгел, аның көрәшен бөтен дөнья таный. Ул үзенчәлекле көрәшә иде”, диде ул.

Чемпионатта Саранскида мактаулы кунаклар арасында Касыйм Халиловның дусты, 1972 елгы Олимпия уеннары чемпионы Шамил Хисаметдинов та бар иде. Алар 60-70 елларда икесе дә чемпионнар, икесе дә СССР җыелма командасында булган. Хәбир Хабибуллин, Шамил Хисаметдинов туган ягында – Чүпрәле районында үз исемендәге көрәш бәйгесен уздырырга теләвен, әйтте.

Башкортостаннан килгән Ринат Еникеев яшьлегенә карамастан, берничә тапкыр Русия һәм дөнья чемпионы булды һәм быел Көньяк Кореяга барып яңадан дөнья чемпионы булачагына шиге юк. Ринат Еникеевның әби-бабалары, морза Еникеевлар, 18нче гасыр ахырында Темников өязеннән Башкортостанга күчеп китәләр һәм Яңа Каргалы авылына нигез салалар. Бу авылдан язучы Әмирхан Еники, академик Роберт Нигъмәтуллин һәм берничә дистә докторлар, профессорлар чыккан. Әле Ринат Еникеев бабаларының борынгы туфрагына, Мордовияга килеп, Русия чемпионы да булды.

Русиянең билбау көрәше федерациясе һәм Бөтендөнья билбау көрәше ассоциациясе президенты Риф Гайнанов Башкортостанда туган, үзе дә танылган көрәшче һәм тренер. Риф Гайнанов фәннәр кандидаты, 1990 елларда бизнеска китә, хәзер ул Ангара шәһәренең азот-тук комбинаты генераль директоры, үз акчасына спорт мәктәпләре төзи, чемпионатлар үткәрә. Риф әфәнде белән әңгәмә кордык.

– Киләчәктә бу федерациянең үсеше булырмы? Олимпия уеннарына бер спорт төре итеп кертү мөмкинлегегез булырмы?

– Көрәш безнең ата-бабаларыбыздан буыннан-буынга күчеп килә. Әлеге уен әле бик озак еллар дәвамында булачак. Минемчә, Олимпия уеннарына ул 2016 елда кертеләчәк.

– Риф әфәнде, билбау көрәше нинди илләрдә үсеш алган һәм кайсы илләр җиңүләргә ирешә?

– Көрәш Азия илләрендә киң таралган. Шулай ук Үзбәкстанда, Казакъстанда, Кыргызстанда, Пакыстанда да бар. Быелгы дөнья чемпионаты да Көньяк Кореяда 22 – 27 сентябрь көннәрендә булачак. Монда көндәшлек бик зур булыр дип уйлыйм. Әмма безнең Русия көрәшчеләре барыбер дә алдынгы урыннарны яулар дип ышанасы килә.

– Ә Русия халыклары арасында кайсы милләт күбрәк көрәш белән шөгыльләнә? Чемпион исемнәренә кемнәр лаек?

– Безнең татарлар һәм башкортлар күп. Шулай ук карачайлар, кабардалар да бар.

Шулай итеп, билбау көрәше бөтен дөньяга тарала бара һәм якын киләчәктә безнең татар көрәше буенча Олимпия чемпионнарыбыз да булыр дип ышанырга була.
XS
SM
MD
LG