Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда Олимпия уеннары башланды


Пекинда ХХIХ җәйге Олимпия уеннары башланды. "Кош оясы" дип аталган стадионда ачылу тантанасында 90 мең кеше, 80-нән артык дәүләт башлыгы катнашты.


Тантана 2008 елның 8нче аенда, 8нче көнендә, 8 сәгать 8 минутта башланды. 8 саны Кытайда бәхет китерә дип санала.

БМО генгераль секретаре Пан Ги-Мун стадиондагы зур экранда
Олимпия уеннары 24 августка кадәр дәвам итәчәк. 200-дән артык илдән 10 мең ярым спортчы спортның 28 төрендә көч сынашачак.

Пекин уеннарына Татарстаннан да 12 спортчы китте.


XS
SM
MD
LG