Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия: сугыш булмаса, нәрсә?


Русия очкычлары һөҗүменнән соң Гори шәһәре
Русия очкычлары һөҗүменнән соң Гори шәһәре

Көньяк Осетиядә Грузия һәм Русия хәрбиләре арасында бәрелешләр дәвам итә. Ике як та югалтулар кичерә. Шушы кан коешка Абхазия дә кушылды.

Шимбә көнне Русия хәрбиләре Көньяк Осетия башкаласы Цхинвал грузин көчләреннән тулысынча азат ителде дип белдерде. Грузия ягы моны кире какты. Килгән хәбәрләргә караганда, Цхинвал тирәсендәге мөһим урыннар өчен бәрелешләр дәвам итә.

Корбаннар саны билгесез

Корбаннар саны турында төгәл мәгълүмат юк. Русиянең Вести каналы Русиянең Грузиядәге илчесенә таянып, Цхинвалда 2 мең кешенең үлүе турында хәбәр итте.

Грузиянең сәләмәтлек министрлыгы мәгълүматына караганда, бәрелешләр вакытында 45 грузин хәрбие һәм 49 тыныч кеше һәлак булган - күбесе Гори шәһәрендә Русия очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә үлгән.

Путин: Грузия дәүләтчелегенә ясин чыкты

Шимбә көнне Русия премьер-министры Владимир Путин Төньяк Осетия башкаласы Владикавказга килде. Көньяк Осетиядән килүче качакларга ярдәм итү өчен 10 миллиард рубль бүленәчәк. Путин инде 34 мең качакның Русия ягына чыгуын хәбәр итте.

Русия премьер-министры, хәзер Грузия Көньяк Осетияне үзенә инде кайтара алмас, дигән фикерен әйтте.

Цхинвалда эшләүче Русия һәм чит ил журналистлары – Русия, Грузия һәм Кушма Штатлар президентларына мөрәҗәгать итеп – журналистларны һәм тыныч халыкны низаг төбәгеннән чыгаруны оештырырга сорады.

Кан коешка Абхазия кушылды

Ул арада Грузиянең тагын бер сепаратист төбәге – Абхазия – Кондор тарлавыгында Грузия көчләренә каршы хәрби гамәлләр башлады. Абхазия тышкы эшләр министры Сергеи Шамба сүзләренчә, абхаз хәрбиләре, Грузия көчләренең игътибарын Көньяк Осетиядән читкә юнәлтү өчен артиллерия уты ачкан. Рәсми Тифлис мәгълүматына караганда, Кондор тарлавыгында грузин авылларын утка Русия очкычлары тоткан.

Саакашвили сугыш халәте игълан итте

Грузия президенты Михаил Саакашвили Русияне Грузия җиренә басып керүдә гаепләде һәм илдә 15 көнгә сугыш халәте игълан итте. Саакашвили Русия хәрбиләрен Көньяк Осетиядә этник тазартулар башкаруда гаепләде.

Грузия президенты Русия харбиләрен цивиль хәдәфләрне, шул исәптән, хастаханә, торак йортларны утка тотуда гаепләде.

Гори шәһәрендә тыныч кешеләр үлгән

Радиобызның Грузиядәге хәбәрчесе Коба Ликликадзе Гори шәһәрендә һава һөҗүме нәтиҗәсен үз күзе белән күзәткән.

"Артиллерия ныгытмасы янында котычкыч күренеш күрдек, - дип сөйләде ул. -Ныгытманың үзеннән тыш, ике квартал яна иде. Бер ишек алды гәүдәләр белән тулы иде. Безнең мәгълүматка караганда, дистәләгән кеше һәлак булган, күбесе хатын-кызлар, картлар."

Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын, Русиянең 2 очкычы бәреп төшерелүен хәбәр итте. Кайда һәм кайчан икәнен әйтмәде. Грузия ягы Русиянең 10 очкычы бәреп төшерелгән дип белдерә.

Буш утны туктатырга чакырды

Американ президенты Джордж Буш Көньяк Осетиядәге хәлләргә тирән борчылу белдерде һәм кичекмәстән утны туктатырга чакырды.

"Грузиянең Көньяк Осетиядән читтә булган төбәкләре утка тотыла. Бу бик куркыныч тәрәккыят, бар төбәккә яный" диде Буш.

Американ президенты шулай ук, Грузиянең мөстәкыйль дәүләт булуын искәртте һәм аның территориаль бөтенлеген ихтирам итергә чакырды.

Медведев: Грузия гаскәрен чыгарырга тиеш

Буш телефон аша Русия президенты Дмитрий Медведев белән сөйләште. Русия президенты Грузиянең, меңләгән кешенең үелеменә китергән гамәлләрен "вахшилек" дип атаган.

Медведев сүзләренчә, бу вазгиятне чишү өчен бердән-бер юл – Грузия хөкүмәте низаг төбәгеннән бар гаскәрләрен чыгарырга һәм сөйләшүләргә кайтырга тиеш.

Европа Берлеге гадәттән тыш җыенга җыела

Грузия белән Русия арасында туган низагны тикшерү өчен Польша Европа Берлегенең гадәттән тыш саммитын җыярга чакырды. Берлектә рәислек итүче Франция бу җыенның киләсе атна башында Парижда үтәчәген белдерде.

Европа Берлеге Русияне Грузиянең утны туктату турында тәкъдимен кабул итергә чакырды. Утны туктатып сөйләшүләр башлау тәкъдимен Грузия президенты ясаган булган. Әммә Мәскәү башта Грузия гаскәрләрен чыгаруны шарт итеп куйган.

Польша, Эстония, Латвия, Литва Русиянең Көньяк Осетиядәге гамәлләренә тәнкыйть белдерде һәм Европа Берлеге һәм НАТОны Мәскәүнең "империалистик" сәясәтенә каршылык күрсәтерә чакырды.

Шимбә кичендә Европа Берлеге, Кушма Штатлар, Европада имнилек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Грузиягә юл тотты.
XS
SM
MD
LG