Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия низагы: өченче көн


Гори шәһәре Русия очкычлары һөҗүменнән соң
Гори шәһәре Русия очкычлары һөҗүменнән соң

Цхинвал Русия көчләре контроленә күчте. Грузия Көньяк Осетиядә утны туктатуын белдерде. Абхазия җитәкчесе төбәкнең бер өлешендә "сугыш халәте" игълан итте.


Якшәмбедә Грузия көчләре, президент Михаил Саакашвили карары белән, Көньяк Осетиядә утны туктатуын игълан итте.

Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү белән кичекмәстән сөйләшүләр башларга әзерлек белдерде. Тиешле мөрәҗәгать якшәмбедә Русиянең Тифлистагы консулына тапшырылган.

Грузия бар көчләрен низаг төбәгеннән чыгаруын һәм тыныч халык өчен һуманитар коридор булдыруын хәбәр итә.

Цхинвал Русия көчләре контролендә

Көньяк Осетия башкаласы хәзер Русия көчләре конролендә дип хәбәр ителә. Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын сүзләренчә, якшәмбедә 503-нче укчы полк Цхинвал тирәсенә кергән.

Грузия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Шота Уташвили Грузия көчләренең Цхинвалдан китүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Грузия көчләре Көньяк Осетиянең башка төбәкләреннән дә киткән. Әмма Русия ягы Грузия көчләре Көньяк Осетиядә әле дә бар, дип белдерә.

Медведев Грузия гамәлләрен геноцид дип атады

Русия президенты Дмитрий Медведев Грузиянең Көньяк Осетиядә гамәлләрен геноцид дип атады.

Прокуратура каршындагы тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга ул Грузия ягы кылган җинаятьләрнең дәлилләрен теркәргә кушты.

Бастрыкин дүшәмбедә Владикавказга китә.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Көньяк Осетиядәге бәрелешләрдә 2 меңнән артык кеше һәлак булган дип белдерә.

Грузия ягы корбаннар саны күпкә азрак ди, ләкин үз саннарын әлегә китермәде.

Тифлис: Грузия төбәкләренә һава һөҗүмнәре ясала

Грузия рәсмиләре Грузиянең төрле төбәкләренә һава һөҗүмнәре ясала дип белдерә. Якшәмбедә Тифлис янындагы авиация корылмасы бомбаланган. Моңа кадәр Гори һәм Поти шәһәрләренә һөҗүмнәр булган. Үлүчеләр һәм яраланучылар бар.

Русиянең генераль штабы һава һөҗүмнәре бары тик хәрби хәдәфләргә генә ясала дип белдерә.

Абхазия җитәкчесе "сугыш халәте" игълан итте

Грузиянең тагын бер сепаратист төбәге, Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш Грузия чигенә якын төбәкләрдә 10 көнгә "сугыш халәте" игълан итте.

Багапш республикада тулы мобилизация игълан итте һәм 1 мең хәрбиен Кондор тарлавыгына җибәрүен белдерде.

"Көньяк Осетия халкы алдында безнең үз йөкләмәләребез бар һәм без аларны үтибез. Бәлки кайбер Мәскәү килешүләрен бозабыздыр. Ләкин беренче булып без бозмадык. Үз максатыбызга ирешү өчен без моңа бардык", диде Абхазия җитәкчесе.

Грузия рәсмияре Русиянең Абхазиягә өстәмә гаскәр кертүе турында хәбәр итә. Тифлис мәгълүматына каранда, бу төбәккә инде 4 меңләп Русия хәрбие китерелгән.

Русия көймәләре Новороссийский портында

Русиянең Кара диңгез флотының әйдаман көймәсе һәм башка көймәләре Новороссийский портында тора. Бу белдерүне бүген флот сүзчесе Игорь Дыгало, көймәләр Грузиягә таба җибәрелде дигән хәбәрләр таралганнан соң ясады.

Ул арада рәсми Киев, әгәр көймәләр Көньяк Осетия низагында катнашса, Украина аларны кайтканда Севатополь ныгытмасына кертмәскә мөмкин, дип белдерде. Бу кисәтү бүген Украина тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсендә дөнья күрде.

Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын Украинаның белдерүен көтелмәгән белдерү дип атады. Аның сүзләренчә, бу низагка 3-нче тарафның катнашуын аңлата.

Грузия Кушма Штатларны арадашчы булырга сорый

Грузия Кушма Штатларны Көньяк Осетия низагында Русия белән Грузия арасында арадашчы булырга сорады.

Грузиянең иминлек шурасы секретаре Александр Ломая сүзләренчә, рәсми Тифлис Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райстан бу мөрәҗәгатьне Мәскәүгә тапшырырга сораган.

Элегрәк Кушма Штатлар Русиянең Грузиядәге гамәлләрен "куркыныч һәм чамадан тыш" дип атаган иде.

Якшәмбедә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек Шурасында Көньяк Осетия низагына багышланган утырыш үтте.

БВФның интернет сәхифәләре томаланган

Мәскәү – Русиянең Берләшкән Ватандашлар Фронты үзенең интернет сәхифәләренең томалануы турында хәбәр итә.

Оешманың Петербур бүлеге рәисе Олга Курносова радиобызга әйтүенчә, Көньяк Осетиядәге хәлләр турында бәйсез мәгълүмат бәян иткән 3 төп сәхифә көчле һөҗүмгә дучар булган.

Курносова моны Русиянең махсус хезмәтләре тарафыннан башкарылган сәяси цензура, дип атады.
XS
SM
MD
LG