Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Грузия: идеология сугышымы?


Кремль сараенда Грузия балеты концерты инде булыр микән?
Кремль сараенда Грузия балеты концерты инде булыр микән?

Рәсми Тифлис бу низагны Русиянең Грузия җирләренә басып керүе дип сүрәтли. Русия рәсмиләре Тифлис тарафыннан оештырылган һуманитар каза итеп күрсәтергә тырыша.


Русия белән Грузия арасында берюлы ике сугыш бара. Берсе – хәрби бәрелешләр булса, икенчесе – идеология сугышы.

Низаг башланганнан бирле Грузия рәсмиләре Мәскәүнең гамәлләрен мөстәкыйль дәүләткә каршы оештырылган агрессия итеп сүрәтли.

Русия рәсмиләре башка карашта. Алар моны Көньяк Осетия кешеләрен Грузия көчләреннән коткару максаты белән башкарылган һуманитар операция ди.

Русиянең рәсмиләре дә, аларга ияреп мәгълүмат чаралары да "һуманитар каза", "геноцид" кебек сүзләрдән тартынмый.

"Грузия гамәлләрен геноцидтан башка сүз белән атап булмый. – диде Русия президенты Дмитрий Медведев. – Безгә килгән мәгълүматларга караганда, анда иң авыр җинаятьләр кылынган – кешеләрне үтергәннән, яндырганнар, суйганнар, танклар белән изгәннәр."

Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин Көньяк Осетиядәге үлемнәрне тикшерү өчен халыкара трибунал төзергә тәкъдим итте.

Мәгълүмат чараларының низагы берьяклы яктыртуы да мондый белдерүләргә этәрә. Русиянең Вести каналы тәүлек озын Көньяк Осетиядә җимерелгән биналар, качаклар, елаган балалар күрсәтә.

Шул ук вакытта, Русия очкычларының Гори шәһәрендә торак биналарны, башкала Тифлис тирәсен утка тотуы турында берни әйтелми.

Таякның ике башы була. Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, низагка моный беряклы караш Русиядә болай да чәчәк аткан милләт-ара нәфрәтнең тагы да үсүенә китерәчәк.

"Һәр мондый низаг илдәге вазгыяткә тискәре йогынты ясый, коткы таратуга китерә. – ди сәяси күзәтүче Федор Лукьянов. - Ике ел элек грузиннарга каршы бер компания булган иде инде. Хәзер бу кабатланмасын өчен Русия җитәкчеләре чаралар күрергә тиеш."

Ике ел элек Русиянең дүрт агенты күзләүдә гаепләнеп Тифлиста кулга алынганнан соң, йөзләгән грузин, шул исәптән мәктәп балалары Русиядән куылды. Грузия белән һава бәйләнеше өзелде, визалар бирү туктатылды.

Килгән хәбәрләргә караганда, милиция Мәскәү вокзалларында Кавказдан килүчеләрнең документларын тикшерүне көчәйткән.

Тышкы сәясәт күзлегеннән караганда, Кремль бу низаг нәтиҗәсендә бер максатына ирешә ала – Саакашвилиның НАТОга керү ниятенә киртә куя ала.

Эчке сәясәт күзлегеннән караганда, бу низагтан бер файда да юк.

"Русиялеләрнең күбесе бу низаг артында ни яктанын белми. – ди Мәскәүдәге Heritage Foundation үзәге башлыгы Евгений Волк. – Халыкның күбесе өчен тышкы сәясәт түгел, ә инфляция, хәерчелек мәсьәләсе төп урын алып тора."

XS
SM
MD
LG