Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Бөркетләр" төшерелә башлады


10 августта Казансу елгасы янында “Бөркетләр” дигән татарча нәфис фильмын төшерүгә керештеләр. Татарлар.ру хәбәр итүенчә, аны режиссер Рамил Төхвәтуллин төшерә.
Фильм сценариясенең авторлары Айсылу Хафизова һәм Мансур Гыйләҗев. Фильм тормышның авырлыклары белән килешә алмаган 3 Казан карты турында булачак. Төп рольләрдә театр артистлары Ренат Таҗетдинов, Равил Шәрәфи һәм Әзһәр Шакиров уйный. Фильм 2008 елның азагына инде әзер булыр дип уйланыла.
XS
SM
MD
LG