Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт татарстанлы яралы, бер егет һәлак


Русия солдатлары Цхинвали янындагы Земо Никози авылында.
Русия солдатлары Цхинвали янындагы Земо Никози авылында.

Цхинвалида дүрт татарстанлы яраланган. Бер егет һәлак булган. Әти-әниләре бу турыда хәбәрдәр.

Русиягә ялланып сугышучы 23 яшьлек Илдар Лотфуллин үзе турында Русия телеканалларында сөйләгән. Казандагы туганнары шуннан ишетеп калган. Ул Владикавказда дәвалана.

23 яшьлек казанлы лейтенант Александр Попов та яралы. Аякларына бомба кыйпылчык кергән. Операция ясап аны Русиядәге Буденновск шәһәренә күчергәннәр. Ул әнисенә Цхинвалигә беренче төркем булып керүләрен әйткән.

Яраланучылар арасында Николай Павлов һәм Наил Нургалиев тә бар. Алары Дондагы Ростовтагы хастаханәдә ята.

Татарстаннан тагын ике егет хәрби хастаханәдә. Ә 22 яшьлек казанлы Евгений Парфенов һәлак булган. “Билгесез шартларда һәлак булды” дип туганнарына хәбәр иткәннәр. Әти-әниләре, улларының Осетиядәге сугышка баруын үлем хәбәре аша гына белгәннәр.

XS
SM
MD
LG