Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядәге сугыш сөзеп кенә бирелә


Казанда яшәүче грузиннар да, башка милләт вәкилләре дә бу сугыш турында мәгълүмат биргәндә Русия бик нык итеп үз ягына гына каера дип белдерә.

Казан шәһәренең Әбҗәлилов тукталышы янында “Иске алачык” ("Старая хижина") дип аталган кафе бар. Керешенә монда грузин ашлары тәкъдим ителүе турында такта эленмәсәдә халык бу урында нәкъ шундый милли ризыклар әзерләнүе турында белә. Көндезге сәгать 3-ләр тирәсе. 60-70 кеше сыйдырырлык бу ике катлы аш йортында бер генә кунак та юк. Кафеда грузин милли көйләре дә уйнамый. Ике каттагы телевизорлар бөтен көченә эшләп тора. Русиянең 1 каналы күрсәтә. Аш-су остасы Людмила пешерү бүлмәсеннән чыккан да, “кайнар ноктадагы” хәбәрләрне карый. Әңгәмә бирергә, рәсемгә төшергә дә риза түгел ул. Шулай ук Русия каналларындагы хәбәрләргә дә ризасызлык белдерә. “Берсе дә дөресен сөйләми, Русия ягына гына каера”, ди. Людмила кечкенә кызын әти-әниләре янына Грузиягә ялга җибәргән булган. Соңгы көннәрдә телефон бәйләнеше бөтенләй туктаган. “Нинди генә хәбәр булмасын йөрәгем урныннан чыгарга тора. Исәнме-юкмы икәннен дә белә алмыйбыз бит ичмасам”, дип уфтана ул.
Дөреслек телефон аша гына
10-15 минуттан бу “Иске алачык” кафесына соңгы мәгълүматлылар килеп керде. “Өйгә шалтыратып кына анда нәрсә булу турында дөресен белә алабыз. Минем әнием Грузиядә тора бит. Без Цхинвалда тормыйбыз. Туган-тумачалар барсы да Грузиядә Тифлистә яшиләр. Анда безне бомбалыйлар. Инде Тифлис кырыен да бомба утына тотканнар. Цхинвалга бернинди катнашы булмаган Батумны да, Протвины да бомба утына тотканнар. Бомбалаганда 10 хатын-кыз үлгән. Аларның арасында безнең күршебез Улери дә булган. Өлкәннәр урамда утырганда яннарына бомба төшеп кыйпылчыклары тигән”, ди Ната. Бу хәбәр әлеге кафедагы ханымнарны нык борчуга салды. Бу көннәрдә дөреслекне аларга бары тик телефон гына алып килә. “Дөреслекне бары тик бу афәтне үз күзләре белән генә күргәннәр генә белә”, дип өсти Ната. Бу сугышта гади халык кырыла. Кем генә үлсә дә кайсы яктан гына булса да, без йөрәккә якын алабыз, борчылабыз, ди ул.
Мәгълүмат нык сәясәтләшкән
Казанның нәкъ үзәгендә “Боҗра” тукталышында грузин ашлары тәкъдим иткән тагын бер кафе бар. Ул “Үзәктәге кафе” дип атала. Монда да телевизорны Русиянең яңалыкларына көйләп куйганнар. “Мин монда еш булам. Грузин ашларын үз итә башладым. Менә бүген балам белән төшке ашка кердек”, ди Александр. Тамак ялгаган арада ул Русия президенты Дмитрий Медведевнең Русиянең тынычлык көчләре бу операцияне уңышлы төгәлләде, грузия гаскәрләре какшатылды дип белдерүен дә тыңлап алды. Әмма Александр Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәрләрен нык сәясәтләшкән дип белдерә. Цензураның булуын сизеп тора.
Телевизорга ышанып без дә начар мени?!
Бу кафе шәхси эшмәкәр Алла һәм аның грузин миләтеннән булган ире белән бергә уртак биләмәсе. Грузин ашларына килгәндә ул аның акча кереме икәнен яшерми. “Бу безнең бизнес, әмма иң беренче чиратта мин грузин ашларын: хачапури, сациви, харчо бик яратам. Минем ирем грузин, балаларыбыз ярты грузин, ярты татар”, ди Алла Әхмәтшина. Соңгы көннәрдә дөньяны тетрәткән хәлләр тагын шулай дәвам итсә аларның уртак бизнесына да тискәре йогынты ясарга мөмкин дип белдерә ул. Бу сугыш турында мәгълүматны аларга телевидения җиткерә. “Әмма мин аңа ышанмыйм. Хакыйкать килер дигән өметем бар. Барсы да хәл ителергә тиеш. Мондый коточкыч, кан койгыч сугыш туктарга тиеш. Күпләр телевизор карап аңа ышана бит. Шулай итеп без, үзләрен грузиннар белән бәйләгәннәр, начар булып чыгабыз. Әмма без бит, менә, янәшә”, ди Алла.
Күрәсең, андый-мондый эзәрлекләүләр булмасын дип әлеге гаилә бизнесының документларын Алла алып бара, мөгаен. Билгеле булганча, Русиядә Грузиядән чыккан эшкуарларга төрле сәбәп табып аяк чалулар еш булып тора. Низагка бер генә катнашлары да булмаса да бу сугыш та эзсез калмас ахыры.
Теннис академиясе хуҗасы да дәшми
Казанда грузин ашлары тәкъдим иткән бер 10-лап кафе һәм ресторан бар. Кайберләре моннан 2 ел элек булган вакыйгалар нәтиҗәсендә Грузия ватандашларын кысырыклау, аларны илләренә куу башлангач хуҗаларын алыштырган күрәсең. Бәлки, кайберәүләр “идән астына” китергә дә мәҗбүр булгандыр. Мисал өчен “Терасмания” ресторанының башкарма мөдире Алексей: “Безнең хуҗалар күптән инде татарлар”, дип белдерде.

Дөрес, бу көннәр Русиядә яшәгән грузин милләтеннән булганнар өчен җиңел түгел. Алар кем белән булса да бәйләнешкә керергә дә теләмиләр, мөгаен. Казанда Шамил Тарпищев исемендәге теннис академиясе булдырган, бу спорт үзәгендә “Тифлис” рестораны, кунакханә ачкан эшкуар Мурмани Пипиянең кабул итү бүлмәсендә утыручы кыз телефон аша тоташтырырга вәгъдә итсә дә, ике көн буе әлегә юк шул ул, дип кенә кабатлады.
XS
SM
MD
LG