Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия кайтавазы Сембердә дә чагылыш таба


Өлкә хакимияте бинасы каршында - Ленин мәйданында бу республиканы Грузия һәҗүменнән яклау митингы оештырылды.

Анда губернатор Сергей Морозов осетин халкына шәхси ярдәме турында бәян итте. Аннан тыш, каза күргән осетин халкын өлкә җирендә сыендырып, аларга яшәү һәм дәвалану өчен уңай шартлар тудырылачагын да белдерде.

Рәсми чыганаклар белдерүенчә, 31нче һава-десант бригадасының берничә штурм отряды җибәрелүе дә мәълүм булды. Ләкин күпме икәне һәм аның алдына нинди бурычлар куелганы сер булып кала.

Бу җәһәттән, 31нче бригада турында беркадәр мәгълүмәт тә урынлы булыр кебек. Ул - Кавказ якларында үз бурычын үтәгәннән соң Ульян каласында урнаштырылган 104нче һава-десант дивизиясенең кыскартылган дәвамы гына. Бу дивизия үзе дә 1989 – 92 елларда Кавказарты республикаларында “тәртип урнаштыру” буенча зур тырышлыклар куйган хәрби берәмлек. Абхазия һәм Осетия белән генә чикләнмичә, Әрмән - әзери капма-каршылыгында да зур роль уйнады ул.

Һәм Таулы Карабах мәсьәләсе тулаем Әрмәнстан файдасына хәл ителгәч, 104нче һава-десант дивизиясе “данлыклы” герой генерал Владимир Шаманов җитәкчелегендә Ульян каласына китереп урнаштырылды. Монысы да очраклы түгел: Татарстанның үз-үзенә хуҗа булу өчен көрәш чоры иде бит. Республиканың Спас районы җирендә хәрби уку оештырылуы да шул ук мәгънәдә булгандыр. Өлкәнең төп рәсми басмасы “Народная газета”ның бу укулар турындагы язмасы “Вперед – на Татарстан” дип аталган иде бит.

104нче һава-десант дивизиясенең 3 качкын солдатының Татарстан җирендә ЮХИДИ хезмәткәре – татар баласын атып атып үтерүләре дә бу гаскәри берәмлекнең әхлакый халәте турында кайбер фикерләр уятырлык булган иде үз вакытында.

Шулай килеп чыга инде: олуг сугышлар чоры түгел бит - корал тутыкмаска тиештер шул. Ә Русия империясенең тарихы да аның тыныч кына сугыш-ызгышсыз яши алмаганын ачык күрсәтәдер.

Әлбәттә, Көньяк Осетия халкы да үзенчә яшәргә хаклы. Гамсахурдия чорында ук ул үз теләген белдергән иде инде. Әмма Русиянең монда ни катнашы бар. Әгәр дә Төнья Осетиягә дә ирек биреп, Сталин тарафыннан аерылган бер үк халыкның ике республикасын берләштереп, Көньяк-төньякларга бүлгәләмичә, бәйсез Осетия-Алания дәүләтен төзеп куйган булсалар, СССР калдыгы – Русия империясе дә үзен кеше конлы дәүләт итеп таныта алган булыр иде.

Әгәр инде Русия җитәкчелеге Көньяк Осетия халкы язмышы өчен бик тә борчалы икән, үз эчендәге коллыка төшерелгән бихисап халыкларның аһ-зарларын да ишетергә тиеш кебек, югыйсә. Ә әлегә аның соңгы кануннары, милли мәктәпләрне корыту тырышлыклары бары тик тоталь урыслаштыру сәясәте чагылышлары гына, диләр сембердәге татар милли хәрәкәте активистлары.
XS
SM
MD
LG