Accessibility links

Чечен һәм ингуш Русиягә беренче "алтын"ны яулады


Русия гаскәрләре Грузиягә каршы сугышканда, илнең Олимпиададагы данын милли азчылыклар күтәрә.

Сер түгел, Русиянең Олимпия такымы Пекин уеннарына медаль уңышын мул итеп җыярга дип киткән иде. Моның өчен спорт түрәләре яулаган медальләр өчен дан-шөһрәт кенә түгел, акчалата бүләкләр дә вәгъдә итте. Бөек дәүләт риторикасы да мулдан яңгырады. Мәскәү кирмәнендә хәтта православ руханиләре спортчыларга җиңүләрне җиңеләйтү өчен чиркәү фатихасын бирде.

Әмма Русия үзенең беренче һәм шунда ук икенче алтын медален Олимпия уеннарының дүртенче көнендә генә яулый алды. Һәм аны чиркәү фатихасын алганнар түгел, ә мөселман Назыйр Манкиев һәм Исламбәк Әлбиев казандылар.

Ингуш егете Назыйр грек-рим көрәшенең 55 килога кадәр үлчәмендә Азәрбәйҗаннан Раушан Бәйрәмовны җиңде. Ә чечен Исламбәк шул ук көрәшнең 60 килолык үлчәмендә җиңүче булды.

Шулай итеп мөселман егетләренең тырышлыгы белән Русия яуланган алтын медальләр исемлегендә 7 урынга күтәрелде. Алда зур алгакитеш белән хуҗа ил - Кытай бара, аннары - Америка Кушма Штатлары, өченче булып Көньяк Корея килә.

Русиянең әлегә (12 август азагына) барлыгы 9 медале бар, шуларның икесе алтын. Бар медальләр саны ягыннан беренчелек американнарда - 21 "алтын", "көмеш" һәм "җиз".

Русиянең спорт ярышлары федерациясе башлыгы, мәгълүм эшмәкәр Сөләйман Кәримов Пекин Олимпиадасында җиңүчеләрнең һәрберсенә 500 мең долларлык акчалата бүләк вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG