Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев һәм Саркози низагны чишү планын игълан итте


Русия һәм Франция президентлары уртак матбугат очрашуында Көньяк Осетия-Грузия низагын хәл итү планын төзү турында игълан итте. План 6 мәтдәдән тора. Алар арасында көч кулланмау, хәрби чараларны туктату, һуманитар ярдәмгә юл ачу, Грузия һәм Русия гаскәрләренең хәрби чаралар башланганчы булган урынга кайтару, халыкара карарлар кабул ителгәнче, Русия тынычлык урнаштыру көчләренең өстәмә иминлек чараларын күрүе, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең статусын билгеләү турындагы халыкара сөйләшүләрне башлау принциплары кертелгән.
Европа Берлегенә рәислек итүче Франциянең президенты, француз журналистының Грузиянең бөтенлеген тану-танымау турындагы соравына җавап биргәндә,"мин элекке белдерүләрдән баш тартмыйм, әмма башта төбәктә тынычлык урнаштырырга кирәк иде", дип белдерде. Русия президенты Медведев шул ук сорауга «Русия Грузиянең мөстәкыйльлеген һичшиксез таный. Әмма мөстәкыйль дәүләт дә һәр теләгән нәрсәне эшли алмый, суверен дәүләтләр дә гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш», диде.
Бу белдерүләр ике президентның бергәләп үткәргән матбугат очрашуында яңгырады.
Франция президенты Мәскүдән соң Тифлиска барырга тиеш. Саркози, Париж тәкъдим иткән тынычлык урнаштыру планы турында сөйләшер өчен килгән иде. Шушы план нигезендә үзара атышлар туктатылырга һәм Русия белән Грузия гаскәрләре низаглы төбәктән чыгарылырга тиеш иде.
АКШ һәм Франция Русиянең хәрби чараны туктату карарын хуплап каршы алды.
Элегрәк Русия президенты Дмитрий Медведев, Грузияне тынычлыкка күндерү чарасын тәмамлау турында карар кабул итүен белдерде. Ул “тынычлык урнаштыру көчләренең һәм тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү максатына ирешелде” дип әйтте. Бу хакта Медведев саклану министры Анатолий Сердюков һәм баш штаб башлыгы Николай Макаров белән очрашканда белдерде.
XS
SM
MD
LG