Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили: Грузия БДБдан чыгачак


Грузия президенты Михаил Саакашвили Грузиянең Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегеннән чыгарга теләвен игълан итте. Ул, нигездә Русия идарә иткән БДБдан башка илләрне дә чыгарга чакырабыз, диде. Бу хакта ул, Тифлис парламенты бинасы янында үткән урам җыенында әйтте. Анда 50 меңнән артык кеше катнашты, дип хәбәр ителә. Саакшвили Абхазия һәм Осетиядәге Русия хәрби көчләрен "басып алучылар" дип атады.
XS
SM
MD
LG