Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вахтанг Кикабидзе Русия орденыннан баш тарта


Президент Медведев аны Русиянең Дуслык ордены белән бүләкләгән иде. "Нинди дуслык турында сүз йөртеп була хәзер?" ди мәшһүр җырчы.

Халыкка бигрәк тә "Мимино" фильмында уйнавы белән танылган Кикабидзегә быел июльдә 70 яшь тулды. Бу уңайдан Русия президенты бар совет киңлегендә үзенә күрә бер идолга әйләнгән шушы җырчы һәм актерны Дуслык ордены белән бүләкләү турында фәрман чыгарган иде.

Әмма Русиянең Грузиягә каршы сугыш башлавы сәбәпле Вахтанг Кикабидзе Русиянең шушы бүләгеннән баш тартырга булды. "Килеп туган вәзгыятьтә миңа бу орденны алу җайсыз - нинди дуслык турында сүз йөртеп була инде хәзер?" дип белдергән ул РИА Новости агентлыгына.

70 яшьлеге уңаеннан Кикабидзе 5 үктәбрьдә Мәскәү Кирмәнендә зур тамаша да үткәрмәкче иде. Ул да булмас төсле - "мин килмәмен ахры, әнә телевизорга гына карагыз, интернетка күз салыгыз - безнең кечкенә шәһәрләребез нигә ошап калды. Бер гаебе булмаган кешеләр интегә, үлгәннәр дә күп. Ничек инде мин шундый шартларда килеп җырлый алам ди?" Вахтанг Кикабидзе.
XS
SM
MD
LG