Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: һуманитар каза көчәя


Грузия рәсмиләре Русияне бер көн элек ирешелгән ут туктату турында килешүне бозуда гаепли. Бәрелешләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү тагы да авырая.

Бер атна элек кенә Луиза Дзагоева Цхинвалдагы салонында чәч кисә иде. Хәзер ул барын да югалткан – эшен, йортын, тыныч тормышын. Бәрелешләр башлангач, 4 көн базда утырганнан соң әнисе белән Төньяк Осетиягә чыгып кача алган.

"Бәрәңге ташый торган машинада килдек, идәнгә утырып, бер яраланган кеше да бар иде, юлда тагын берсен алдык", дип искә ала Луиза ханым.

Аның әнисе диабетик, хәзер Владикавказ хастаханәсенә салынган. Луиза үзе җиңелчә яралардан дәвалана.

Русия рәсмиләре Көньяк Осетиядән 30 меңләп качак киткән дип белдерә. Күбесе Төньяк Осетиягә барырга тырыша, ләкин кайберләре барып җитерлек хәлдә түгел.

"Бу чынлап та каза, - дип хәбәр итә чик буендагы бер авылдан Русия журбалисты Илья Балабанов – бу авылда берничә йөз качак, аларны Владикавказга илтергә тырышылар, юлларда тыгыннар, бертуктаусыз яраланучылар килеп тора."

Осетиннар гына түгел, грузиннар да шул ук хәлдә. БМОның качаклар идарәсе мәгълүматына караганда, чик буендагы Гори шәһәренең 80% халкы өен ташлап киткән. Безнең андагы хәбәрчебез Гога Апциаури сүзләренчә, 50 меңлек шәһәрдә нибары 5 мең кеше калган, аларына да хәзер караклар, җинаятьчеләр яный.

"Кичә таң атканда Гори янындагы авылларны талап чыкканнар, - ди Апциаури. – Кешеләр ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итмәгән. Караклар бар нәрсәне – кибетләр, мал-туар, кош-кортны – барысын талап киткән."

Гори халкының күбесе туганнарында сыена. Булмаганнары Тифлис идарәсенә барып качак статусы ала. Аларга азык-төлек, шәһәр читендә вакытлы торак бирелә.

"Ике катлы йортым бар иде. – ди бу карт кеше. – Төзелеп тә бетмәгән иде. Һәр тапкан тиенемне шул йортка салып бардым. Хәзер мин йортсыз. Нәрсә буласын белмим, хөкүмәт ярдәм итер дип өметләнәм."

Бәрелешләр күп кенә гаиләләрне бер-берсеннән аерган. 10 яшьлек әзербайҗан егете Раял Гарибов гаиләсе Грузиянең Гара Тала авылында яшәгән. Якындагы ныгытма утка тотылганда, авыл өстенә кыйпылчык яңгыры койган. Бәрелешләр башлангач Раялны энесе белән Бакыдагы апаларына илтеп куйганнар, әтисе белән әнисе Грузиядә калган.

"Мин Грузия ягында. – ди Раял. – Очкычлар безнең авылны утка тотканын ишеттем. Әнием әтием белән Грузиядә калды. Мин аны монда чакырдым. Ләкин ул килә алмыйм диде, чөнки әтием анда, ул сугышта катнаша."

БМОның качаклар комитеты бар качаклар саны 90 мең чамасы дип хәбәр итте. Human Rights Watch оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Татьяна Локшина бу сан артык күпертелгән дип саный.

"Ике якта да котычкыч дезинформация, пропаганда бара. – ди Локшина. – Үлүчеләр, яраланучылар, качаклар турындагы саннарга бер дәлил дә юк.

Һуманитар оешмалар хәзер бу саннарның очына чыгарга тырыша. Ләкин бу бик авыр, чөнки бәрелеш булган урыннар әле дә имин түгел.
XS
SM
MD
LG