Accessibility links

Русия-Грузия низагы Төркиягә дә сукты


Эрдоган (c) Мәскәүдән соң Тифлискә дә барды
Эрдоган (c) Мәскәүдән соң Тифлискә дә барды

Сугыш башлагач Баку-Тифлис аша Төркиянең Урта диңгездәге Җәйһан портына тоташкан үткәргечтән килгән нефть тукталды.

Русия белән Грузия арасындагы сугыш башта сивил халыкны бәрде, йөзләгән кеше үлде, йөз мең тирәсендә кеше качкын хәленә төште. Грузиянең инфраструктурасы җимерелде, икътисад проблемалары булган илне аякка торгызу озак елларга сузылачак.

Грузия президенты Саакашвилинең, халыкара хокук нормаларына күрә, үз территориясе булган Көньяк Осетиягә кораллы интервенциясе аркылы кабынган сугыш, үзенә генә зыян китермәде. Төркия дә бу низагтан турыдан-туры зыян күрде. Мәскәү дә, Кавказлар да үз ризалыгынан тыш сәяси үзгәрешләргә юл бирмәячәген, Грузия ничә мәртәбәләр өстен булган хәрби көчләре белән күрсәтте.

Грузиягә чиктәш Төркиядә низаг кабынган беренче көннән үк, барлык мәгълүмат чараларының төп темасы шушы вакыйга иде. Русия мабугаты белән рәсми шәхесләренең кыю рәвештә Төркия Грузия армиясенә ярдәм итә дигән гәепләүләре Анкараны борчыды. Конфликт районына төрле телевидение каналлары үз хәбәрчеләре белән камераларын җибәрделәр. Грузиядә эшләгән яки турист булган төрекләр илне ташлап киттеләр. Журналистлардан берничәсе бәрелешләрдә җәрәхәтләнде.

Сугыш башлагач Баку-Тиблиси аша Төркиянең Урта диңгездәге Җәйһан портына тоташкан үткәргечтән килгән нефте тукталды. Көненә 90 мең баррель нефть тапшырыла Җәйһан портына. Бер үк вакытта Баку-Тифлис үткәргече аша Төркиянең төньяк-көнчыгышындагы Әрзурум шәһәренә дә табигый газ тапшырыла. Тулаем бер елда 10 миллард кубометр. Нефтьнең зур өлеше Европага тапшырыла. Газ да киләчәктә Набукко проеткы аркылы көнбатышка тапшырылачак. Бу атнада һәр ике энергия чыганагы туктатылды. Баку – Тиблиси - Җәйһан үткәргече рус хәрби очкычлары тарафыннан шартлатылды дигән хәбәрләр дә чыкты. Ә үткән атнада бу үткәргечнең Төркия өлешендә саботаж ясалган һәм 20 мең тонна чи нефте юкка чыккан иде.

Инде Төркиянен нефте белән газдан күргән зыянына өстәмә буларак, сугыш сәбәпле төрек йөк машиналарының Грузия аша узу мөмкинлеге дә калмады. Көненә 500 йөк машинасы узган Грузия-Төрек чигендәге Сарп капкасы ябылды. Бу Төркиянең экспортына зур зыян.

Нәтиҗәдә Төркия җитәкчеләре башта шушы конфликтка дәшмичә тордылар, хәтта Путин коллегасы Эрдоган белән телефон аша да сөйләшмәде дигән хәбәрләр чыккан иде. Ләкин 13 августа премьер Эрдоган, тышкы эшләр министры һәм башка берничә министр белән Бодрумдагы ял ресортыннан кинәттән Мәскәүгә очты.

Аны биредә премьер Путин белән президент Медведев кабул иттеләр, хәтта бергәләп төшке ашны ашадылар. Очрашуга Лавров белән коллегасы Бабаҗан да катнаштылар. “Хөрриять”, “Миллият” кебек газеталар, моңа Русия Төркиягә зур әһәмиять күрсәтте, Кавказ иттифакы берлеге тәкъдименә яшел ут якты, дип бәяләде.

Премьер Эрдоган бер-ике көн элек Кавказларда охшаш низаглар чыкмасын өчен барлык Кавказ һәм райондагы чиктәш илләрнең уртак берлеген төзү тәкъдимен керткән иде. Премьер Эрдоган журналистларга Төркия белән Русия арасында экономик, сәяси һәм хәрби өлкәләрдә мөнәсәбәтләрнең тәрәккый итүе, Русиянең Төркиянең беренче сәүдә партнерына әверелгән булуы турында әйтте. Медведев та “мөнәсәбәтләр һәр яктан тәрәккый, без Грузиянең агресиясе турында сөйләштек”, диде. Путин да “Төркиядә стабиллек Русия өчен мөһим, Төркия күптәннән безнең ышанычлы уртагыбыз” диде. Теге яктан президент Гүл дә Медведев һәм Саакашвили белән телефон аша сөйләште.

Президент Эрдоган Мәскәүдән соң Тифлискә дә сәфәр ясады. Аңлашылганча, Төркия конфликта актив роль уйный башлады. Чөнки районга стабиллек кире кайтмаса, Төркиягә байтак экономик зыян булачак. Саакашвилине Кремль таләпләрен үтәргә күндерү дә җиңел түгел. Президент Бушның Русияне кисәтүе, Польша, Украина, Эстония, Литва һәм Латвия президентларының Тифлискә килүләре Саакашвилигә кыюлык биргәндер.

Кыскасы, бу мәсьәләдә Европа Берлегенә әгъза илләр арасында да уртак караш булмавы аңлашыла. Әмма шушы җитди конфликтны эмансия белән чишеп булмый. Анкара моны яхшы аңлап Русияне Кавказларда стабиллек урнаштырырга күндерү кебек авыр бер рольне алмакчы.
XS
SM
MD
LG