“XXI гасырда тышкы сәясәтне алып бару өчен куркыту алымнарын куллану мөмкин чара түгел”, диде Буш. Ул авыр чакта Америка Грузияне ташламаячагын әйтте.
Җомга көнне Америка Кушма Штатларының Дәүләт секретаре Кондолиза Райс та Грузиягә яклау белдереп Тифлиска килде. Очкычта булганда ул журналистларга, Грузиягә беренче чиратта Русия гәскәрләрен үз иленнән чыгаруга ирешергә кирәк, диде.
Европа берлегендә рәислек итүче Франция президенты Николя Саркози тәкъдим иткән низагъны җайга салу килешүендә, Русия һәм Грузин көчләре хәрби һөҗүмнәр башланганчыга хәтле булган җирләренә чигенергә тиеш диелә. Ләкин Русия гәскәрләре әле дә грузин җирендә кала. Алар Горида бердән-бер зур юлны һәм Зугдиди белән Сенаки шәһәрләрен күзәтүдә тота.
Михаил Саакашвили Русия хәрбиләре әле Грузия җирендә калганда, киләчәккә бернинди ышаныч юклыгын белдерде.
Грузиянең дәүләт иминлеге шурасы секретаре Александр Ломаиа Русия хәрби көчләре грузин полициясенә шәһәрләргә керергә ирек бирми, диде
“Без алар белән сөйләшүләр уздырабыз һәм бу тәртип урнаштыру өчен бердәнбер юл икәнне аңлатырга тырышабыз”, диде ул.
Русия Генерал штабының хәрби көчләре җитәкчесе урынбасары Анатолий Ноговицын Горида Русия гәскәрләре тарафыннан һөҗүмнәр булмады дип белдерде. Ул шулай ук гәскәрләр Сенаки грузин шәһәрендә күп кенә американ коралларына тап булуын әйтте.
АКШ саклану министры Роберт Гейтс Русиянең хәзерге гамәлләре Америка белән Русия арасында киеренкелек уятырга мөмкинлегенә басым ясады.
“Әгәр Русия Грузиядә үз агрессия чараларын туктатмаса, Русия белән Америка арасындагы мөнәсәбәтләр күп елларга бозылырга мөмкин”, диде ул.
Меркель тынычлык планын үтәргә чакырды
Шул ук вакытта җомга көнне Грузия низагын сөйләшү өчен Сочида Русия президенты Дмитрий Медведев белән Германия канцлеры Ангела Меркель очрашты.
Әлеге очрашу инде элек үк билгеләнгән иде. Ләкин соңгы хәлләр сәбәпле, аның вакыты үзгәртелде.
Германия сәясәтчеләренең кайберләре Кавказда туган низагъка бәйләп, әлеге очрашуның кирәклеген шик астына куйды. Ләкин Меркель киресенчә, хәзер килеп туган вәзгыятьтә, низагъны җайга салу турында сөйләшү өчен очрашу зарур, диде.
Медведев белән сөйләшүләрдән соң, Ангела Меркель Русия хәрбиләренең әле дә Грузиядә калуын дөрес гамәл түгел, диде. Ул тынычлык турында кабул ителгән планны үтәргә кирәклеккә басым ясады. Шулай ук Меркель низагъны җайга салу эшендә Грузиянең ил бөтенлеген саклау мәсьәләсе искә алынырга тиешлеген әйтте.
Медведев исә осетиннар һәм абхазларның Грузия эчендә калырга теләүләре бик шикле, Мәскәү бу танылмаган республика халкы нинди генә фикергә килсә дә аларны яклаячак, диде.