Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовода Европа Берлеге полициясенә каршы


Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич БМОның Косовода полиция вазыйфаларын Европа Берлегенә тапшыруы хата диде.

Еремич бу карар Сербия һәм БМО иминлек шурасы белән килештерелмәде диде.

Косоводагы Европа Берлеге һәм БМО вәкилләре бүген әлеге план турында аңлашу меморандумы имзалый.

2200 кешелек Европа Берлеге полиция көчләре Косовода эшкә керешергә әзер тора.

Русиянең Белградтагы илчесе Мәскәү Сербиягә Косовоның бәйсезлек турындагы берьяклы декларациясен Халыкара юстиция мәхкамәсенә җибәрергә ярдам итачәк диде.
XS
SM
MD
LG