Accessibility links

Роб Парсонс: Халык көчләүләр, талаулар турында сөйли


Мәскәү дүшәмбе үз хәрбиләрен Грузиядән чыгара башларга вәгъдә итте. Бу исә Русия гәскәрләренең соңгы көннәрдә Грузиядәге гамәлләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Атышлар тукталганнан соң да Русия хәрбиләре грузин авылларында калып контроль алып барды. Хәрбиләр дүшәмбе иртән чыгарыла башлаячак диелсә дә, әле көн дәвамында аларның Грузия җирендә калулары әйтелә.

“France 24” телевизион каналының баш мөхәррире Роб Парсонс исә чынлыкта бик күп төрле күренешләрне күзәтергә туры килде, ди.

Төп юлны Русия хәрбиләре үз контролендә тота
“Кайбер җирләрдә урыслар белән уртак тел табу һич мөмкин түгел. Алар шактый агрессив һәм грузиннар белән атышырга әзер тора. Шул ук вакытта икенче җирдә киресенчә дустанә мөнәсбәт урнаштырырга теләүчеләр очрый. Шимбә көнне мин Каспи дигән кечкенә грузин авылында булдым һәм анда Русия танклары тора, хәрбиләр исә ирекле рәвештә шәһәрдә йөри. Шулай ук осетин гаскәрләре да бар иде. Алар җирле халык белән рәхәтләнеп аралашты, проблемалар турында сөйләште”, ди Парсонс.

Ләкин ул моңа каршы булган күренешләрнең дә шактый булуын әйтә. Мисал өчен Көньяк Осетия белән Грузия чигендәге кайбер урыннарда осетиннар тарафыннан халыкның талануын күрергә була.

“Авыллардагы качаклар бик куркыныч хәлләр - үтерүләр, көчләүләр, өйләрне яндырулар, мал-мөлкәтне урлау турында сөйли. Human Rights Watch бәйсез хокук яклау оешмасы бу әйтелгәннәрнең күбесен раслады”, ди Парсонс.

Гори тирәсендәге халык куркудан йортларын ташлап киткән
БМОның качаклар идәрәсе әйтүенчә, бәрелешләр сәбәпле барлыгы 159 мең кеше үз яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Идәрә Грузиянең Гори шәһәре бушап калган, төрле талау билгеләре ачыктан-ачык күренә, ди.

Грузия һәм Көньяк Осетия ягыннан әсирләр бар. Ләкин грузин ягыннан тотылган кешеләрне Көньяк Осетиядә мәҗбүри эшләргә җәлеп итәләр.

“Без әлеге кешеләрнең Цхинвалда эшләгәннәрен күрдек. Алар атышлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән чүп-чарны җыештыралар иде. Җитәкчеләр дә моны әйтте. Кызганычка каршы ул кешеләрнең берсе белән дә без сөйләшә алмадык. Ләкин бугенге көндә аларның статусын билгеләү, ягъни кем булуын белү зарур”, ди Human Rights Watch оешмасы вәкиле Анна Нейстат.

Русия рәсмиләре халыкара журналистлар өчен бәрелешләр төбәгендә автобуста сәфәр оештырган. Ләкин Нью-Йорк таймс әйтүенчә, грузин авылларына керүне тыйганнар. Алар бары автобус тәрәзәләреннән кайбер авыллардагы 90 процентлап йортларның ишелгәнен күреп калган.

Цхинвалда журналистлар шулай ук күп җимереклекләр булуын үз күзләре белән күргән.

Якшәмбе көнне Рим папасы Бенедикт 16 Көньяк Осетия һәм Грузия арасында үлгәннәрне җирләү, яралыларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү өчен тиз арада һуманитар юл ачарга чакырды.

Русия хәрбиләре грузин җирендә калса да, инде тормыш әкрен генә җайлаша. Грузия президенты Михаил Саакашвили Русия гәскәрләре чыккач ул барлык җимереклекләрне рәтләү башланачагын белдерде. Хәзергә үзәк транспорт юлы, Хушури, Сенаки, Зугдиди авыллаырын Русия хәрбиләре үз карамагында тота.
XS
SM
MD
LG