Accessibility links

Пәрәвез таныштырды


Ринат белән Ләйсән Ахуновларны Пәрәвез таныштырган
Ринат белән Ләйсән Ахуновларны Пәрәвез таныштырган

Аларны Yuldash.com таныштырган. Әле тагын Yaratam.ru, Tatarland.ru, Duslar.ru кебек танышу челтәрләре дә бар.

Ринат Ахунов Латвиядәге Рига шәһәрендә татартелле кыз таба алмаган. Шуңа күрә веб-танышу башлап җибәргән. Ә Ләйсән, татар егетләре күп булган Казан кызы, ник интернетка кергән?

Ләйсән: Казандагы дискотекаларда миңа гел урыс егетләре кызыга иде. Ярата алар татар кызларын. Татар хатынын алу дәрәҗә: балалары да, үзләре дә тук, чиста булачак дип санала. Татар хатыннары – йорт җанлы бит. Мин Казанда торсам да, рәхәтләнеп татарча аралашырга егет тапмагач, интернеттагы татар сайтына анкета элдем.

Башта аська, аннары җаный

2004 елда Илсур Гыйлфанов ясаган Yuldash.com да Ринат Ләйсәнгә сүз каткан. Ул вакытта ахыры билгеле булмаган. Аннары аралашу аськага күчкән. Соңыннан телефонга. Ринат алдан ук җитди ният белән танышуын яшермәгән. Ул интернет аша, шундук кулын сораган.

“Таныштык пәрәвездә, сөйләшеп киттек бергә.

Син миңа кулың суздың, яратуың аңлаттың.” *

Ә Ләйсән ашыкмаган. Ул булачак иренең үзеннән ун яшькә олы булуын ассызыклый. Аның танышуы, башта мавыгу гына булган. Соңыннан исә веб-танышы җаныйга әверелгән.

“Ялгыз ике язмышны интернет кавыштырды.

Беләсем килә шуны: без бергә булырбызмы?”*

2005 елда, Ринат Казанның 1000 еллыгы бәйрәменә килгәч, виртуаль мөнәсәбәтләрне реаль итәргә теләгәннәр. Очрашып чәй эчкәннәр. Монитордагы дусты башка төрле кеше булып чыкмаганмы?

Ләйсән: Элек мин очрашкан егетләр бөтенләй башка кеше булып чыкканнар иде. Веб-аралашканда якын кебекләр иде, ә очрашкач ауралар килешмәде. Ә Ринат белән очрашкач, аны гомерем бу эзләгән кешем итеп хис иттем.

Виртуаль романнан чынга

Казанның бу кадерле кичләреннән соң алар тагын да ныграк итеп мониторга, телефонга ябышкан. Санак артындагы реаль Ринат Ләйсәнгә чит ил паспортын әзерләргә кушкан. 2006 елда февральдә кулын сорарга кайткан. Казандагы өлкән яшьтәге танышларын башкода итеп иярткән дә киткән. Кияү балакай барысының да шулай борынгыча, татарча булуын теләгән. Берничә көннән никах укытканнар. Апрель аенда иcә Ригада татарча итеп туй ясаганнар. Ничек кызларын шулай тиз биргәннәрдер?

Ринат: Тагын бер сәбәп булды. Ләйсән минем фамилияне туганнарына әйткән. Алар Ригадагы Габдулла Ахуновны - минем әтине беләләр икән.

Ләйсән: Апам әйтте. Ригада бер генә Ахунов бардыр инде, Габдулла гына, дип. Габдулла улы булса бер дә уйлап торма, шундук кияүгә чык диде. Әтисе бик яхшы кеше булган. Туганнарым тиз ризалашты.

Ринат тамырлары Башкортстаннан һәм Әгерҗедән. Ләйсән исә Казан кызы, монда татар мәктәбендә укыган. Әби-бабайлары Мамадыштан, Балык бистәсеннән.

Бер гаилә, бер төрле карашлар

Ләйсән: Мин Ринатның фикердәше. Ул милли җанлы кеше. Мин дә шундый.

Ринат: Аллага шөкер. Озак эзләдем, таптым үз дигәнемне. Ләйсән белән үзем дә, кечкенә кызыбыз Азалия дә татарча матур итеп сөйләшә ала.

“Кызлар фабрикасы”

Америкалы шахматчы Гата Камский Казанга килеп уфалы татар кызы белән танышкан. Җәмилә Нисаметдинне Финляндиядән килгән егет Казанда күреп алган. Төркия, Аустарлия, Мәскәү егетләре дә Казан аша кыз ташый. “Кызлары яхшы” дия-дия. Әйтерсең монда, “кызлар фабрикасы”. Хәзер эшләре җиңеләйде, аларга интернет тә ярдәм итә. Хет Казан, хет Уфа, Чаллы яки Базарлы Матак гүзәлләренә күз кыс. Күпләр шулай таныша.

Монитор артындагы Наташа кем?

Веб-танышулар турында имеш-имеш, мәзәкләр күп. Сез “йөрәк маем” дип аралашкан гыйффәтле туташ, күрше подьезддагы өч бала атасы, биш онык бабасы шаян Гали абзый яки акча савучы бер “аферист” та булырга мөмкин.

Әйтик, Истанбулдагы бер таныш бу арада ярдәм сорап аптыратты. Казаннан бер Наташа атлы кызны тапкан. Бик матур итеп сөйләшкәннәр. Туташ хәтта ислам динен кабул итәргә дә “ризалашкан”. Кызый Төркиягә егет янына килергә дә риза икән. Тик паспорт ясатырга һәм билетка акчасы юк, ди. Төркиядәге кайнар йөрәкле кияүгә исәп-хисабын да җибәргән. Барлыгы унбер мең сум гына кирәк икән.

Тегесе исә бераз шикләнеп шул кызның фотосын җибәрде. Белеш әле, кем ул янәсе. Гаиләләре яхшымы? - Кино йолдызы кебек матур кыз.


Миннән шул Наташага кечкенә генә бүләк илтеп тапшырырга сорады. Ул егеткә алдан ук "өй адресын" да биреп куйган: Казандагы Ленин урамы 35 йорт. Тик Казанда андый йорт та, урам да юк. Бу Наташа кем булган?

Махсус кешеләрнең яшь килен булып интернет аша беркатлы ир-егетләрне савып утырулары билгеле. Төркия кияве дә шулар кармагына эләгә яздым ахрысы, ди. Тик күңеле һаман да виртуаль Наташа янында. Ул әле дә сары чәчле кыз элемтәгә чыгар, үз барлыгын раслар дип көтеп утыра.

“Пәрәвез”дә телефон да, веб-камера да бар бит

Ринат: Кешене таныр өчен интернетта телефон да (“скайп”), веб-камера да бар. Якыннан танышканчы тавышын да ишетергә, йөзне дә күрергә була. Ә чын гаилә корасыгыз килсә, монитордан тыш та аралышырга туры киләчәк.

Yuldash.com аша танышкан кешеләр шактый. Тик алар күбесе моны ачык итеп сөйләми. Әле тагын Yaratam.ru, Tatarland.ru, Duslar.ru кебек челтәрләр дә бар.

Ләйсән: Шуларга керегез, курыкмагыз, танышыгыз.

* “Виртуаль мәхәббәт” җыры. Альбина Әхмәтова җырлый.

XS
SM
MD
LG