Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новоульяновскида татар мәдәнияте көне узды


Шәһәр мэры – милләте буенча грузин кешесе Матвей Володарский башлангычы белән чуаш һәм мукшы мәдәнияте көннәре дә уздырылачак.

Моның өчен һәр чарага 40ар мең сум акча бүленгән, ди. Новоульяновскида яшәүче милләттәшләребезнең милли рухны саклап калуда төп терәге – Чүпрәле районында туып үскән Кәримә Алиуллина. Нәкъ аның тырышлыгы аркасында биредә, факультатив кына булса да, мәктәптә татар теле дә укытыла, ә мәдәният сараенда үзешчән сәнгать түгәрәге эшләп килә.

Бу фидакарь кызның милли ашлар, татар киемнәре күргәзмәләре оештыруы да Новоульяновски цемент заводында эшләргә төрле яклардан җыелган татарны берләштерүдә зур әһәмияткә ия. Әлеге чараны оештыруда да төп йөкне ул тарткан.

Татар кичәсен, җирле үзешчәннәрдән тыш, семберлеләрнең яраткан җырчысы Казан кунагы Резеда Төхвәтуллина да бизәде.
XS
SM
MD
LG