Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшләп баеп буламы?


2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, сыйфатка карап түләү системасы буенча биреләчәк.

Хезмәт хакын күтәрү турында сүз чыкканда түрәләр иң элек бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне искә ала. Чөнки бүгенге көндә нәкъ менә аларның хезмәт хакы иң азы. Бу проблеманы ничек кенә хәл итергә дип, җитәкчелек инде, күптәннән баш вата. Озак кына уйланулардан соң Татарстан җитәкчелеге чит ил һәм дә Мәскәү тәҗрибәсен үзләштереп хезмәт, хакын эш күләменә карап түләүне кертмәкче була.
Мисал итеп әйткәндә, фәлән районның, фәлән авылы клубы җитәкчесе кичләрен клубка килеп ишекне ачып куя да, эш сәгате тәмамлангач ябып кайтып китә. Күрше авыл клубы җитәкчесе исә, мәдәният өлкәсендә янып-көеп концерт-тамашалар оештырып йөри, яшьләрне җәлеп итә, халыкны эчкечелек һәм башка начар гадәтләрдән ерагайта. Баксаң, аларның икесе дә завклуб һәм бер үк хезмәт хакы ала. Шундый ук хәлне укытучылар, табиблар арасында да күрергә була. Ни өчен табибның берсе эшсез утыра, икенчесенә алтын куллы, дип чиратлар тезелә.
Русиянең бәласе дә шунда ди, күп кенә белгечләр. Акыллы башлар, үз илләрендә югары бәя алмыйча, байлыкка кызыгып читкә китә. Ниһаять, бу проблеманы Татарстан җитәкчелеге дә аңлый башлады.
Сишәмбе республика премьер-министры Рөстәм Миңниханов мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, мәдәният министры Зилә Вәлиева, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм социаль яклау министры урынбасары Айрат Хәсәновны җыеп шул турыда сөйләште.
Моңарчы бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бар кешегә дә бер булган 18 өлешле системадан торган. Әмма җитәкчелек бүгенге көндә аны камил түгел дип тапкан. Хезмәт хакының эш сыйфатына карап бирелә башлау тәртибе Татарстанда агымдагы елның 1 июленнән кертелмәкче иде, әмма федераль үзәктән финанслау булмау сәбәпле бу эш кичетерелеп торды.
Премьер-министр фикеренчә, иң мөһиме хезмәткәрләр арасында көндәшлекне арттыру, яхшы эш күрсәткәнгә югары хак түләү, һичюгында барлык талантлы белгечләр, шәхси оешмаларга күчеп бетәчәк. Ә хезмәт хакын эшенә карап билгеләсәң, һәркем тырышып эшләр иде, ди ул. Хәзмәт хакы яңача түләнә башласа, хезмәткәрнең эшләү тәҗрибәсе, белеме, фәнни дәрәҗәсе исәпкә алыначак. Авыл җирендә эшләүчеләргә хезмәт хакының 25% күләмендә өстәү булачак. Шулай ук, халык әле мондый түләүнең кулай якларын аңлап бетерми, курка, ди Рөсәм Миңниханов.

Халык кына түгел, министрлыклар үзләре дә әлегә хезмәт хакының яңача түләнә башлау системасын әлегә аңлап бетермиләр. Бигрәк тә бу уңайдан, премьер-министр фән һәм мәгариф, социаль яклау министрлыклары эшчәнлеген тәнкыйтьләде.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге мәдәният министрлыгына карау сәбәпле, бу турыда киңрәк сөйләшү булды. Бүгенге көндә республикада 20 меңгә якын мәдәният хезмәткәре эшли. Алар арасында авыл китапханәчесеннән, академия драма театры артисларына кадәр бар. Билгеле, хезмәт хакын санаганда, моны да истә тотырга кирәк. Әгәр теге яисә бу артист, үз таланты белән Татарстанны дөньяга таныта икән, аның икеләтә, хәтта өчләтә хезмәт хакы алырга хокукы бар.

Татарстан җитәкчелеге республикада яңача түләү системасын 2009 ел башыннан кертергә дигән карар кылды. Әмма аңа кадәр 1 сентябрьдән бу эшләр Чаллы белән Сабада тәҗрибә буларак эшләтелеп каралачак. Яңа елга кадәр бу районнарда хезмәт хакын элеккечә һәм яңача билгеләү булачак. Шул вакытны хезмәткәрләр яңалыкның уңайлылыгын тоя алачак, ди Рөстәм Миңниханов.

Шулай итеп, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдә өмет чаткысы уянды. Чөнки, моңа кадәр җитәкчелек һәр җыелышта диярлек хезмәт хакын күтәрәбез дип вәгъдәләр белән генә тынычландырып торса, хәзер бу эш рәсми төсмер алырга ошаган.
XS
SM
MD
LG