Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” "мәгълүмат сугышы" турында


“Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов
“Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов

“Безнең гәҗит” чираттагы санында кабат Осетия тирәсендәге вәзгыятьне аңлата.

Татар җәмәгатьчеле арасында популяр булган мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы санында көн үзәгендә, иң актуаль темаларга багышланган мәкаләләр дөнья күрде.

“Мәгълүматчылар сугыша”

“Әлеге сугыш кемгә кирәк иде соң?” дигән мәкаләдә “Һәрхәлдә, гади грузин халкына һәм осетинлыларга ул кирәк түгел иде. Алайса кемгә? Танылмаган республика Көньяк Осетия президенты Эдуард Кокойтогамы, әллә Грузия башлыгы Саакашвилигамы? Я булмаса аларны котыртып торучылар бармы?”, дип сорый Илфат Фәйзрахманов.

“Бүген Кавказдагы чын хакыйкатьне белү бик кыен. Казанда яшәүче осетин халкы бу сугыш турында ни уйлый, туганнары анда ничек яши, шуны беләсем килде”. Автор осетин хатыны Светлана Пухаева сөйләшеп алган. Аның Цхинвали шәһәрендә әнисе һәм бертуган апасы калган. “Бүген генә сөйләштем, алар бик шат. Су биргәннәр. Моңарчы алып киләләр, озын чиратлар иде. Пенсия өләшкәннәр, әмма әлегә сатып алырга әйбер юк. Кибетләр эшләми. Ипине бушлай өләшәләр”, дигән ханым. Шулай ук ул: “Безнең халкыбыз ярдәме өчен Русиягә чиксез рәхмәтле. Сугышны грузиннар башлады. Алар безне икенче сортлы халык итмәкче. Бу ике халык инде киләчәктә беркайчан да бергә яши алмаячак”, дигән.

“Менә сугышның нәтиҗәсе шул. Халыклар дуска, дошманга аерылды”, дип ассызыклый Илфат Фәйзрахманов. “Урыс сайтларындагы форумнарда да үтә милләтчел, агрессив позицияләр күренә. Бүген Русия массакүләм мәгълүмат чаралары Грузияне ачыктан-ачык гаепләсә, ә менә Көнбатыш матбугат чаралары грузин ягын хаклый”, ди ул. “Кемнең - ак, кемнең кара булганын чамалавы кыен. Кемнең беренче атканын да, кем мылтыгы кемгә төбәлгәнен дә, сугыш кемгә кирәклеген дә аңлап булмый. Сугыш мәгълүмат кырына күчте”.

“Бу нисбәттән, “Азатлык” радиосындагы бер хәбәр игътибарга лаек. Хәбәрче Казандагы грузин милләте вәкилләре белән очрашып мәгълүмат туплаган. Алар исә Русияне гаепли”, дип яза ул.

Сугыш аерым кешеләргә дивидендлар да китерде, ди. "Әйтик, үзенең кыюлыгы, мәгърурлыгы белән Медведев Русия халкы алдында олпат булып күренде. Безнең халыкка нәкъ менә шундый патша кирәк. Безнең илдә авторитетны кайнар нокталарны бастыру белән яулау җиңел. Икътисадый проблемалар әлеге ыгы-зыгы фонында бөтенләй икенче планга күчә. Халык агрессивка әйләнә, хәтта сугыш тели кебек тоела башлый миңа”, дип яза автор.

“Татар хәйриячесе каһарманнар һәйкәлен алыштырмый”

Бу мәкалә исә 1552 елда татар дәүләтчелеген саклап шәһит киткән ата-бабаларыбыз рухына, ниһаять, һәйкәл булачак, дип хәбәр итә.

"Шәһәр хакимияте, әгәр матбугаттагы язуларга ышансаң, Кремль белән цирк арасындагы Ярминкә мәйданында иганәче Әсгать Галимҗановка һәйкәл куйдыртмакчы. 1552 елда шәһит киткән бабаларыбыз рухына һәйкәл куеласы урында, Әсгать Галимҗановка һәйкәл кую күпләрне аптырашта калдырды. Ләкин аның урыны Бауман урамы, Колхоз базары яны, Казансу аша салынган Миллениум күпере янындагы калкулык булырга мөмкин”.

“Төнге караклар”

Сарман районының Ләке авылында кибетне басканнар, дигән шомлы хәбәр күз ачып йомганчы йорттан-йортка йөреп чыга.

“Кибеттән егермешәр шешәле ике тартма аракы, берничә шешә шәраб, сыра, сохари, сок, тәмәке ише җәмгысе 5 мең сум чамасы торучы товар урлануы мәгълүм була. Матди зыян әллә ни зур булмаса да, ошбу угрылык авыр җинаятьләр рәтенә керә. Чөнки бу аяк астындагы әйберне чәлдерү генә түгел, ә бәлки, бинага үтеп кереп һәм төркем белән урлау. Аяк эзләре угрыларның, ким дигәндә, икәү булуын күрсәтә. Тиздән аларның берсенең кем икәне ачыкланып та куя. Чөнки компьютер тәрәзә төбендә калдырылган уч төбе эзен “танып ала”.

Җинаять темасын тирәнәйтү дәвам ителә. “Быел 7 майда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш оперативниклары Казанда Мәскәү эшмәкәре 42 яшьлек Радик Йосыповны (кушаматы – Дракон) тоткарлады. Икенче көнне үк аңа 1996 елда өч кешене үтерү очрагын оештыруда гаепләү белдерелде. 30 майда “Рубин” футбол клубының спорт директоры булып эшләүче 46 яшендәге Рөстәм Саймановка карата Русия Җинаять кодексының 209нчы маддәсе буенча тотрыклы коралланган төркем (банда) оештырган һәм җитәкчелек иткән өчен, җинаять эше кузгатылды”.

“Бүгенге көндә әлеге төркемнең 1992-99 елларда 11 кешене үтерүе, 7 тапкыр кеше үтерергә омтылыш (покушение) ясавы мәгълүм инде. Ләкин кара эшләр исемлеге артыр дип көтелә. Чөнки тикшерү эшләре әле башланды гына. Милиция хезмәткәрләре алардан 12 Калашников автоматы, 6 пистолет, йөзләрчә патрон алды”.

“Җәлил бистәсе шәһәрләрдән аерылмый. Нефть предприятиеләре, күп катлы йортлары, боз сарае, 15 мең халык яшәве белән генә түгел. Кызганычка каршы, “шәһәрчә” җинаятьләре белән дә охшаш ул зур калаларга”. Сүз наркотик сатучылар турында.

“Мин – пикапер, ыштаныңны сала тор!”

Автор Мәдинә Нурулла ир-егетләр арасында тарала башлаган хобби - “пикаперлык” турында яза . “Пикаперлар өлгереп-пешеп җиткәч, теләсә кайсы җанына ошаган кызны үзенеке итә ала. Хәтта беренче очрашудан соң ук эш ятакка барып җитә. Кызларга оригинальлек ошый. Шуңа күрә пикапер гел эзләнә, уйлана. Фантазиясе шәп эшләргә тиеш аның. Ә хатын-кыз стандартлыкны сөйми, романтика җитми бу тормышта”.

Газета әнә шулай иттереп, ерактагы сугыш темасын да, Татарстандагы караклар һәм кеше үтерүчеләр турында да, Казандагы секс яки ир-хатын мөнәсәбәтләре да турында яза.

XS
SM
MD
LG