Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан уку елын 3 татар мәктәбен ябып каршы ала


18-нче татар гимназиясен саклап калучыларның берсе - Рания Садыйкова
18-нче татар гимназиясен саклап калучыларның берсе - Рания Садыйкова

Күп укытучылар эшсез кала, балалар урыс мәктәбенә бара.

Узган ел Казанда 5 милли мәктәп ябылган иде. “Безнең мәктәпләр саны кыскарды. Авиатөзелеш районындагы 45-нче мәктәп башка мәктәпкә кушылды. 30-нчы лицей һәм 160-нчы мәктәп тә ябылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 39 мәктәп эшләп килә”, ди Казан башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе Марат Лотфуллин.
Бәлки, ябылган милли уку йортлары 3 түгел, ә 4 булыр иде. Казан шәһәренең Кол Гали урамына урнашкан 18-нче санлы татар гимназиясен дә түрәләр “кара исемлекә” керткән булган. Бу гимназиянең бүгенге хәле кулайлаштыру сәясәтенә бик тә туры килә дип 42-нче гомум белем бирү мәктәбенә кушарга теләгәннәр. Рания Садыйкованың кызы шушы мәктәптә белем ала.
Кая гына бармадык!
“Әти-әниләр кичекмичә җыелып форум оештырдык. Район мәгариф бүлеге җитәкчесен дә чакырган идек, кызганычка каршы алар безнең гозеребезгә колак салмады. Без “чыбыксыз телефон аша” нигә килмәгәннәрен аңладык. Безнең гимназия ике бинага урнашкан. Башлангыч сыйныфлар балалар бакчасы бинасында. Бу безнең өчен бик әйбәт. Чөнки Әмирхан Еники үзенең публицистикасында башлангыч мәктәп нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап табып була.

Башлангыч мәктәп безнең сәнгать мәктәбе белән бергә аерым бинада. Ә 5-11 гә кадәр булганнар 42 мәктәпнең 3 катын биләп тора. Әле шундый шартларда да, киләсе елга 6 ноябрьдә гимназиябезгә 10 ел тула, 2005 елда Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләгенә лаек булды. 2006 елда Русия күләмендә мәгариф кысаларындагы президент грантын отты. Татарстан башкаласының үзәгендә менә шундый гимназияне дә ябарга җыенгач, без әти-әниләр аптырашта калдык. Һәм үзебезнең хокукларыбызны якларга керештек”, ди Рания Садыйкова. Алар барлыгы 11 урынга мөрәҗәгать-үтенеч хаты язган. Татарстан президентына да, Җәмәгать пулатына да, Дәүләт шурасына да һәм башка урыннарга үзләренең моң-зарларын җиткергәннәр. Дәүләт шурасы депутаты, язучы Туфан Миңнуллинның үткен сүзе бу җиңүдә зур ярдәм итте, ди Рания Садыйкова.
“Шунсы үзәккә үтә - Казан шәһәрендә туып, монда яшәп тә шундый бирафлыкка, шундый вәзгыять килеп чыкканга, үз илеңдә яшәп тә үги хәлдә булуыңа шаккатым. Шуның артыннан йөреп үземне бер үксез бала кебек хис иттем”, ди Рания Садыйкова.
Кулайлаштыру түрәгә кулай
Әлеге хәлләргә җаннары әрнегән кайбер әти-әниләр, укытучылар әйтүенчә, шәп хезмәт хакларын һәм эш урыннарын югалтырга теләмәгән мәгариф хезмәткәрләре һәм шулай ук республикада бу тармак өчен җаваплы түрәләр кулайлаштыру сәясәтен хупларга тырыша. Балалар яхшы җиһазландырылган, замана таләпләренә туры килгән мәктәпләргә күчә, дип белдерә. Марат Лотфуллин исә, бу мәсьәләдә милли мәгарифне аякка бастыру вакытында, моннан 10-15 ел элек татар мәктәпләре, гимназияләре ачылганда, нигә аларны калдык постык балалар бакчаларына, нык тузган биналарга кертергә кирәк булган икән соң, дигән үз соравын куя.
Иске-москыга керттеләр
“Мә, тыгылыгыз дип кенә бирелгән, бернинди эшкә ярамаган биналар иде ул. Татар мәктәбе ачырга кирәк дигәч, ниндидер сарай биреп, татар мәктәбе исеме кушып ул бит инде эш түгел. Әлегә кызганычка каршы яңа мәктәпләр күп түгел”, ди Марат Лотфуллин. Быел Казанда ике яңа мәктәп ачыла. Түрә-кара Яңа Савин районында булачак 177 санлысы “Киләчәк мәктәбе” дип шапырына. Бу уку йортында нәшрият та, фотокинолаборатория дә, бассейн, споррт заллары һәм тагын әллә нәрсәләр булачак. Икенче мәктәп тә милли түгел. Киләчәктә берәр яңа татар мәктәбе салынырмы дигән сорау күпләрне борчый. Әмма, Марат Лотфуллин сүзләренчә, якындагы берничә елда мондый бәхет тәтү куанычы күренми.
Алдагысы Ходай кулында
Шулай булгач, моңа кадәр булганнарын саклап калу өчен әти-әниләргә, укытучыларга һәм җәмәгатьчелеккә бик күп көч куярга кирәк булыр, мөгаен. Ярый да, упкын ярына төртеп китерелгән уку йортында тынгысыз йөрәкле Рания Садыйкова һәм аның теләктәшләре кебекләр булса… 18-нче татар гимназиясендәгеләр дә бу җиңүне дә вакытлыча гына дип бәяли. Бер елдан соң нәрсә буласын кем белгән? “Ни өчендер менә иң яхшы мәктәпләргә каныгалар”, ди Садыйкова.
Август ахыры, билгеле булганча, яңа уку елына юнәлеш бирү вакыты. Татарстанның Лаеш районына ук килеп Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенко респбулика укытучыларының август киңәшмәсендә катнаша. Аның пленар өлешендә сүз “Сыйфатлы белем - Татарстанның көндәшлектә уңышка ирешүендә нигез” булуы турында барды.
Укыту һәм бина сыйфаты өчен түрәләр ни эшли?
Казан мәгариф хезмәткәрләре 25 август көнне үтәчәк киңәшмә алдыннан төрле секцияләр утырышын үткәрде инде. 2 санлы татар гимназиясенә килгәннәр “Милли мәгариф үсеше белән идарә итү” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашканнар. Анда сүз арасында татар мәктәпләрен, гиназияләрен ничек саклап калу мәсьәләсенә дә кагылганнар. “Анда балалар күп килсә, укыту сыйфаты яхшы булса, аны әлбәттә кем дә яба алмый”, ди Марат Лотфуллин.

Ә ни өчен киләчәк мәктәп җитәкчелеге һәм ата-аналар җилкәсенә генә йөкләнә соң дигән сорау туа. Бу мәктәпләр урнашкан район һәм башкала җитәкчеләре милли уку йортларында уку сыйфатын да, җиһазларны замана таләпләренә туры китереп яхшырту өчен ни эшләде дигән сорау куярга да вакыт җиткәндер, дип белдерә милли мәгариф өчен йөрәге әрнегәннәр.
XS
SM
MD
LG